وَٱلصَّـٰٓفَّـٰتِ صَفّٗا ﴿1﴾وَٱلصَّـٰٓفَّـٰتِ صَفّٗا
Transliteration: Waalssaffati saffan
Translation: Гыйбадәт кыла торган урыннарында саф-саф булып торган фәрештәләр белән
وَٱلصَّـٰٓفَّـٰتِ صَفّٗا ﴿1﴾وَٱلصَّـٰٓفَّـٰتِ صَفّٗا
Transliteration: Waalssaffati saffan
Translation: Гыйбадәт кыла торган урыннарында саф-саф булып торган фәрештәләр белән
فَٱلزَّـٰجِرَٰتِ زَجۡرٗا ﴿2﴾فَٱلزَّـٰجِرَٰتِ زَجۡرٗا
Transliteration: Faalzzajirati zajran
Translation: вә кешеләрне явызлыктан тыя торган намаз белән
فَٱلتَّـٰلِيَٰتِ ذِكۡرًا ﴿3﴾فَٱلتَّـٰلِيَٰتِ ذِكۡرًا
Transliteration: Faalttaliyati thikran
Translation: вә Аллаһ зекере Коръән белән ант итеп әйтәмен.
إِنَّ إِلَٰهَكُمۡ لَوَٰحِدٞ ﴿4﴾إِنَّ إِلَٰهَكُمۡ لَوَٰحِدٞ
Transliteration: Inna ilahakum lawahidun
Translation: Әлбәттә, сезнең Илаһәгыз фәкать бер Аллаһтыр.
رَّبُّ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلۡأَرۡضِ وَمَا بَيۡنَهُمَا وَرَبُّ ٱلۡمَشَٰرِقِ ﴿5﴾رَّبُّ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلۡأَرۡضِ وَمَا بَيۡنَهُمَا وَرَبُّ ٱلۡمَشَٰرِقِ
Transliteration: Rabbu alssamawati waalardi wama baynahuma warabbu almashariqi
Translation: Ул – Аллаһ җир, күкләр вә аларның арасында булган нәрсәләрнең һәм мәшрыйкъларның Раббысыдыр.
إِنَّا زَيَّنَّا ٱلسَّمَآءَ ٱلدُّنۡيَا بِزِينَةٍ ٱلۡكَوَاكِبِ ﴿6﴾إِنَّا زَيَّنَّا ٱلسَّمَآءَ ٱلدُّنۡيَا بِزِينَةٍ ٱلۡكَوَاكِبِ
Transliteration: Inna zayyanna alssamaa alddunya bizeenatin alkawakibi
Translation: Без дөнья күген йолдызларның яктылыгы белән зиннәтләдек.
وَحِفۡظٗا مِّن كُلِّ شَيۡطَٰنٖ مَّارِدٖ ﴿7﴾وَحِفۡظٗا مِّن كُلِّ شَيۡطَٰنٖ مَّارِدٖ
Transliteration: Wahifthan min kulli shaytanin maridin
Translation: Вә ул күкне атылучы йолдызлар белән исламга һөҗүм итүче шайтаннардан сакладык.
لَّا يَسَّمَّعُونَ إِلَى ٱلۡمَلَإِ ٱلۡأَعۡلَىٰ وَيُقۡذَفُونَ مِن كُلِّ جَانِبٖ ﴿8﴾لَّا يَسَّمَّعُونَ إِلَى ٱلۡمَلَإِ ٱلۡأَعۡلَىٰ وَيُقۡذَفُونَ مِن كُلِّ جَانِبٖ
Transliteration: La yassammaAAoona ila almalai alaAAla wayuqthafoona min kulli janibin
Translation: Ул шайтаннар күккә менсәләр дә, фәрештәләрнең язган сүзләрен ишетә алмаслар, ул шайтаннар күкнең һәр тарафыннан ерак булсыннар өчен, йолдызлар белән атылырлар.
دُحُورٗاۖ وَلَهُمۡ عَذَابٞ وَاصِبٌ ﴿9﴾دُحُورٗاۖ وَلَهُمۡ عَذَابٞ وَاصِبٌ
Transliteration: Duhooran walahum AAathabun wasibun
Translation: Шулай булса да аларга ахирәттә каты ґәзаб булыр.
إِلَّا مَنۡ خَطِفَ ٱلۡخَطۡفَةَ فَأَتۡبَعَهُۥ شِهَابٞ ثَاقِبٞ ﴿10﴾إِلَّا مَنۡ خَطِفَ ٱلۡخَطۡفَةَ فَأَتۡبَعَهُۥ شِهَابٞ ثَاقِبٞ
Transliteration: Illa man khatifa alkhatfata faatbaAAahu shihabun thaqibun
Translation: Мәгәр бер шайтан фәрештәләрдән сүз урласа, ул шайтанны йолдызның бер якты очкыны һәлак итәр.
فَٱسۡتَفۡتِهِمۡ أَهُمۡ أَشَدُّ خَلۡقًا أَم مَّنۡ خَلَقۡنَآۚ إِنَّا خَلَقۡنَٰهُم مِّن طِينٖ لَّازِبِۭ ﴿11﴾فَٱسۡتَفۡتِهِمۡ أَهُمۡ أَشَدُّ خَلۡقًا أَم مَّنۡ خَلَقۡنَآۚ إِنَّا خَلَقۡنَٰهُم مِّن طِينٖ لَّازِبِۭ
Transliteration: Faistaftihim ahum ashaddu khalqan am man khalaqna inna khalaqnahum min teenin lazibin
Translation: Кәферләрдән сора, алармы халык ителүдә куәтлерәк, яки Без халык иткән җир, күкләр вә фәрештәләрме куәтлерәк төзелештә? Без Адәмне кулга ябыша торган балчыктан халык кылдык, ничек Аллаһуга каршы сүз әйтә алалар?
بَلۡ عَجِبۡتَ وَيَسۡخَرُونَ ﴿12﴾بَلۡ عَجِبۡتَ وَيَسۡخَرُونَ
Transliteration: Bal AAajibta wayaskharoona
Translation: Бәлки син Аллаһуның кодрәтенә яки кәферләрнең терелеп кабердән кубарылуны инкяр итүләренә гаебләнәсеңдер? Бит алар синең "Җәза алыр өчен кыямәт көнне барча кеше тереләчәк", – дигән сүзеңне мәсхәрә итәләр.
وَإِذَا ذُكِّرُواْ لَا يَذۡكُرُونَ ﴿13﴾وَإِذَا ذُكِّرُواْ لَا يَذۡكُرُونَ
Transliteration: Waitha thukkiroo la yathkuroona
Translation: Әгәр аларга вәгазь сөйләнсә – һич вәгазьләнмәсләр.
وَإِذَا رَأَوۡاْ ءَايَةٗ يَسۡتَسۡخِرُونَ ﴿14﴾وَإِذَا رَأَوۡاْ ءَايَةٗ يَسۡتَسۡخِرُونَ
Transliteration: Waitha raaw ayatan yastaskhiroona
Translation: Әгәр бер могъҗиза күрсәләр, аны мәсхәрәлән көләләр.
وَقَالُوٓاْ إِنۡ هَٰذَآ إِلَّا سِحۡرٞ مُّبِينٌ ﴿15﴾وَقَالُوٓاْ إِنۡ هَٰذَآ إِلَّا سِحۡرٞ مُّبِينٌ
Transliteration: Waqaloo in hatha illa sihrun mubeenun
Translation: Бу без күргән нәрсә могъҗиза түгел мәгәр ачык сихер, диләр.
أَءِذَا مِتۡنَا وَكُنَّا تُرَابٗا وَعِظَٰمًا أَءِنَّا لَمَبۡعُوثُونَ ﴿16﴾أَءِذَا مِتۡنَا وَكُنَّا تُرَابٗا وَعِظَٰمًا أَءِنَّا لَمَبۡعُوثُونَ
Transliteration: Aitha mitna wakunna turaban waAAithaman ainna lamabAAoothoona
Translation: Янә кәферләр әйттеләр: "Әйә без үлеп сөякләребез дә череп туфрак булгач, яңадан терелеп кубарылырбызмы?
أَوَءَابَآؤُنَا ٱلۡأَوَّلُونَ ﴿17﴾أَوَءَابَآؤُنَا ٱلۡأَوَّلُونَ
Transliteration: Awaabaona alawwaloona
Translation: Яки безнең әүвәлдәге бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы?"
قُلۡ نَعَمۡ وَأَنتُمۡ دَٰخِرُونَ ﴿18﴾قُلۡ نَعَمۡ وَأَنتُمۡ دَٰخِرُونَ
Transliteration: Qul naAAam waantum dakhiroona
Translation: Син аларга әйт: "Әйе үзегез һәм бабаларыгыз да хур вә мескен хәлдә кубарылырсыз".
فَإِنَّمَا هِيَ زَجۡرَةٞ وَٰحِدَةٞ فَإِذَا هُمۡ يَنظُرُونَ ﴿19﴾فَإِنَّمَا هِيَ زَجۡرَةٞ وَٰحِدَةٞ فَإِذَا هُمۡ يَنظُرُونَ
Transliteration: Fainnama hiya zajratun wahidatun faitha hum yanthuroona
Translation: Кешеләрнең терелеп каберләреннән чыгулары фәкать бер тавыш белән булыр, ул эшнең Аллаһуга һич авырлыгы юк, һәм Аллаһу хозурына җыелгач, безгә ни булыр инде, дип көтәрләр.
وَقَالُواْ يَٰوَيۡلَنَا هَٰذَا يَوۡمُ ٱلدِّينِ ﴿20﴾وَقَالُواْ يَٰوَيۡلَنَا هَٰذَا يَوۡمُ ٱلدِّينِ
Transliteration: Waqaloo ya waylana hatha yawmu alddeeni
Translation: Кәферләр әйтерләр: "Бу җәза көнедер бүген безгә хәсрәт вә һәлакәтлек, кылган явызлыгыбызның җәзасын бүген күрәбез".
هَٰذَا يَوۡمُ ٱلۡفَصۡلِ ٱلَّذِي كُنتُم بِهِۦ تُكَذِّبُونَ ﴿21﴾هَٰذَا يَوۡمُ ٱلۡفَصۡلِ ٱلَّذِي كُنتُم بِهِۦ تُكَذِّبُونَ
Transliteration: Hatha yawmu alfasli allathee kuntum bihi tukaththiboona
Translation: Фәрештәләр кәферләргә әйтерләр: "Менә бу көн сез ышанмаган хак җәза көнедер һәм җәһәннәмгә керәсе кешеләр җәннәткә керәсе кешеләрдән аерыласы көндер.
ٱحۡشُرُواْ ٱلَّذِينَ ظَلَمُواْ وَأَزۡوَٰجَهُمۡ وَمَا كَانُواْ يَعۡبُدُونَ ﴿22﴾۞ٱحۡشُرُواْ ٱلَّذِينَ ظَلَمُواْ وَأَزۡوَٰجَهُمۡ وَمَا كَانُواْ يَعۡبُدُونَ
Transliteration: Ohshuroo allatheena thalamoo waazwajahum wama kanoo yaAAbudoona
Translation: (дәвамы түбәндәрәк)
مِن دُونِ ٱللَّهِ فَٱهۡدُوهُمۡ إِلَىٰ صِرَٰطِ ٱلۡجَحِيمِ ﴿23﴾مِن دُونِ ٱللَّهِ فَٱهۡدُوهُمۡ إِلَىٰ صِرَٰطِ ٱلۡجَحِيمِ
Transliteration: Min dooni Allahi faihdoohum ila sirati aljaheemi
Translation: Залимнәрне вә хатыннарын, вә дусларын һәм Аллаһудан башка гыйбадәт кылган сынымнарын кубарыгыз һәм аларны ут юлына куыгыз!
وَقِفُوهُمۡۖ إِنَّهُم مَّسۡـُٔولُونَ ﴿24﴾وَقِفُوهُمۡۖ إِنَّهُم مَّسۡـُٔولُونَ
Transliteration: Waqifoohum innahum masooloona
Translation: Вә аларны җәһәннәм алдында туктатыгыз, чөнки кылган эшләреннән, әлбәттә, алардан сорау булыр:
مَا لَكُمۡ لَا تَنَاصَرُونَ ﴿25﴾مَا لَكُمۡ لَا تَنَاصَرُونَ
Transliteration: Ma lakum la tanasaroona
Translation: "Сезгә ни булды, дөньядагы кеби бер-берегезгә ярдәм итешмисез?"
بَلۡ هُمُ ٱلۡيَوۡمَ مُسۡتَسۡلِمُونَ ﴿26﴾بَلۡ هُمُ ٱلۡيَوۡمَ مُسۡتَسۡلِمُونَ
Transliteration: Bal humu alyawma mustaslimoona
Translation: Бәлки алар ул көндә ярдәм итешүдән гаҗиз булып, хур булганнары хәлдә Аллаһ әмеренә баш июче булырлар.
وَأَقۡبَلَ بَعۡضُهُمۡ عَلَىٰ بَعۡضٖ يَتَسَآءَلُونَ ﴿27﴾وَأَقۡبَلَ بَعۡضُهُمۡ عَلَىٰ بَعۡضٖ يَتَسَآءَلُونَ
Transliteration: Waaqbala baAAduhum AAala baAAdin yatasaaloona
Translation: Вә алар бер-берсен ґәепләп шелтә кылырлар.
قَالُوٓاْ إِنَّكُمۡ كُنتُمۡ تَأۡتُونَنَا عَنِ ٱلۡيَمِينِ ﴿28﴾قَالُوٓاْ إِنَّكُمۡ كُنتُمۡ تَأۡتُونَنَا عَنِ ٱلۡيَمِينِ
Transliteration: Qaloo innakum kuntum tatoonana AAani alyameeni
Translation: Иярүчеләр олугъларына әйтерләр: "Без хаклыктабыз дип, ант итеп, безне алдадыгыз, без сезгә иярдек".
قَالُواْ بَل لَّمۡ تَكُونُواْ مُؤۡمِنِينَ ﴿29﴾قَالُواْ بَل لَّمۡ تَكُونُواْ مُؤۡمِنِينَ
Transliteration: Qaloo bal lam takoonoo mumineena
Translation: Олугълары әйтерләр: "Сез үзегез хак мөэмин булмагансыз, әгәр Коръән сүзләренә ышанган булсагыз, безгә иярмәгән булыр идегез.
وَمَا كَانَ لَنَا عَلَيۡكُم مِّن سُلۡطَٰنِۭۖ بَلۡ كُنتُمۡ قَوۡمٗا طَٰغِينَ ﴿30﴾وَمَا كَانَ لَنَا عَلَيۡكُم مِّن سُلۡطَٰنِۭۖ بَلۡ كُنتُمۡ قَوۡمٗا طَٰغِينَ
Transliteration: Wama kana lana AAalaykum min sultanin bal kuntum qawman tagheena
Translation: Ихтыярда безнең сездән артыклыгыбыз юк иде, без сезне көчләп үзебезгә ияртмәдек, бәлки сез үз ихтыярыгыз илә азган кавем булгансыз".
فَحَقَّ عَلَيۡنَا قَوۡلُ رَبِّنَآۖ إِنَّا لَذَآئِقُونَ ﴿31﴾فَحَقَّ عَلَيۡنَا قَوۡلُ رَبِّنَآۖ إِنَّا لَذَآئِقُونَ
Transliteration: Fahaqqa AAalayna qawlu rabbina inna lathaiqoona
Translation: Барчасы бердән әйтерләр: – "Раббыбызның сезне ґәзаб кылырмын дигән сүзе безгә лязем булды, инде без ул ґәзабны бүген татучыбыз.
فَأَغۡوَيۡنَٰكُمۡ إِنَّا كُنَّا غَٰوِينَ ﴿32﴾فَأَغۡوَيۡنَٰكُمۡ إِنَّا كُنَّا غَٰوِينَ
Transliteration: Faaghwaynakum inna kunna ghaweena
Translation: Без, әлбәттә, сезне хак юлдан аздырдык, чөнки без үзебез азган идек, сез дә үз ихтыярыгыз белән безгә ияреп аздыгыз", – диярләр.
فَإِنَّهُمۡ يَوۡمَئِذٖ فِي ٱلۡعَذَابِ مُشۡتَرِكُونَ ﴿33﴾فَإِنَّهُمۡ يَوۡمَئِذٖ فِي ٱلۡعَذَابِ مُشۡتَرِكُونَ
Transliteration: Fainnahum yawmaithin fee alAAathabi mushtarikoona
Translation: Ул көндә олугълары да, иярүчеләре дә ґәзабта бергә булырлар, азгынлыкта бергә булганнары кеби.
إِنَّا كَذَٰلِكَ نَفۡعَلُ بِٱلۡمُجۡرِمِينَ ﴿34﴾إِنَّا كَذَٰلِكَ نَفۡعَلُ بِٱلۡمُجۡرِمِينَ
Transliteration: Inna kathalika nafAAalu bialmujrimeena
Translation: Без, әлбәттә, кәферләрне вә азганнарны өнә шулай җәза кылачакбыз.
إِنَّهُمۡ كَانُوٓاْ إِذَا قِيلَ لَهُمۡ لَآ إِلَٰهَ إِلَّا ٱللَّهُ يَسۡتَكۡبِرُونَ ﴿35﴾إِنَّهُمۡ كَانُوٓاْ إِذَا قِيلَ لَهُمۡ لَآ إِلَٰهَ إِلَّا ٱللَّهُ يَسۡتَكۡبِرُونَ
Transliteration: Innahum kanoo itha qeela lahum la ilaha illa Allahu yastakbiroona
Translation: Аларга дөреслектә Аллаһудан башка Илаһә юк мәгәр Аллаһу тәгалә үзе генә дип әйтелсә, алар Аллаһны берләүдән тәкәбберләнәләр.
وَيَقُولُونَ أَئِنَّا لَتَارِكُوٓاْ ءَالِهَتِنَا لِشَاعِرٖ مَّجۡنُونِۭ ﴿36﴾وَيَقُولُونَ أَئِنَّا لَتَارِكُوٓاْ ءَالِهَتِنَا لِشَاعِرٖ مَّجۡنُونِۭ
Transliteration: Wayaqooloona ainna latarikoo alihatina lishaAAirin majnoonin
Translation: Вә әйтерләр: "Искедән бирле гыйбадәт итеп килгән Илаһәләребезне, бер җенләнгән шагыйрь сүзенә карап ташлыйкмы?"
بَلۡ جَآءَ بِٱلۡحَقِّ وَصَدَّقَ ٱلۡمُرۡسَلِينَ ﴿37﴾بَلۡ جَآءَ بِٱلۡحَقِّ وَصَدَّقَ ٱلۡمُرۡسَلِينَ
Transliteration: Bal jaa bialhaqqi wasaddaqa almursaleena
Translation: Ул Мухәммәд г-м хак булган Коръән белән килде, һәм үзеннән әүвәлге пәйгамбәрләргә ышанды.
إِنَّكُمۡ لَذَآئِقُواْ ٱلۡعَذَابِ ٱلۡأَلِيمِ ﴿38﴾إِنَّكُمۡ لَذَآئِقُواْ ٱلۡعَذَابِ ٱلۡأَلِيمِ
Transliteration: Innakum lathaiqoo alAAathabi alaleemi
Translation: Әмма сез кәферләр һәм мөшрикләр кыямәт көнне рәнҗеткүче ґәзабны татыячаксыз.
وَمَا تُجۡزَوۡنَ إِلَّا مَا كُنتُمۡ تَعۡمَلُونَ ﴿39﴾وَمَا تُجۡزَوۡنَ إِلَّا مَا كُنتُمۡ تَعۡمَلُونَ
Transliteration: Wama tujzawna illa ma kuntum taAAmaloona
Translation: Сез җәзаланмассыз, мәгәр Аллаһуга каршы барып эшләгән гөнаһларыгыз өчен җәзаланырсыз.
إِلَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلۡمُخۡلَصِينَ ﴿40﴾إِلَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلۡمُخۡلَصِينَ
Transliteration: Illa AAibada Allahi almukhlaseena
Translation: Мәгәр Аллаһуның ихлас колларына ґәзаб булмас, җәннәт нигъмәтләре булыр.
أُوْلَـٰٓئِكَ لَهُمۡ رِزۡقٞ مَّعۡلُومٞ ﴿41﴾أُوْلَـٰٓئِكَ لَهُمۡ رِزۡقٞ مَّعۡلُومٞ
Transliteration: Olaika lahum rizqun maAAloomun
Translation: Аларга җәннәттә теләгәннәре чаклы һәм алар теләгән вакытта төрле ризык булыр.
فَوَٰكِهُ وَهُم مُّكۡرَمُونَ ﴿42﴾فَوَٰكِهُ وَهُم مُّكۡرَمُونَ
Transliteration: Fawakihu wahum mukramoona
Translation: Ул ризыклар төрле җимешләрдер һәм алар җәннәттә хөрмәтлеләрдер.
فِي جَنَّـٰتِ ٱلنَّعِيمِ ﴿43﴾فِي جَنَّـٰتِ ٱلنَّعِيمِ
Transliteration: Fee jannati alnnaAAeemi
Translation: Нигъмәтләр белән тулган җәннәтләрдә сыйланырлар.
عَلَىٰ سُرُرٖ مُّتَقَٰبِلِينَ ﴿44﴾عَلَىٰ سُرُرٖ مُّتَقَٰبِلِينَ
Transliteration: AAala sururin mutaqabileena
Translation: Яхшы диваннарга бер-берсенә каршы утырып рәхәтләнерләр.
يُطَافُ عَلَيۡهِم بِكَأۡسٖ مِّن مَّعِينِۭ ﴿45﴾يُطَافُ عَلَيۡهِم بِكَأۡسٖ مِّن مَّعِينِۭ
Transliteration: Yutafu AAalayhim bikasin min maAAeenin
Translation: Хезмәтчеләр аларга савыт белән хәмер китерерләр, ул хәмер җәннәттә елга булып агар.
بَيۡضَآءَ لَذَّةٖ لِّلشَّـٰرِبِينَ ﴿46﴾بَيۡضَآءَ لَذَّةٖ لِّلشَّـٰرِبِينَ
Transliteration: Baydaa laththatin lilshsharibeena
Translation: Ул хәмер сөттән ак булып эчүчеләргә ләззәтледер.
لَا فِيهَا غَوۡلٞ وَلَا هُمۡ عَنۡهَا يُنزَفُونَ ﴿47﴾لَا فِيهَا غَوۡلٞ وَلَا هُمۡ عَنۡهَا يُنزَفُونَ
Transliteration: La feeha ghawlun wala hum AAanha yunzafoona
Translation: Ул җәннәт хәмерендә гакылны җибәрмәк вә башны авырттырмак юктыр, һәм аны эчеп дөньядагы кеби исермәсләр дә.
وَعِندَهُمۡ قَٰصِرَٰتُ ٱلطَّرۡفِ عِينٞ ﴿48﴾وَعِندَهُمۡ قَٰصِرَٰتُ ٱلطَّرۡفِ عِينٞ
Transliteration: WaAAindahum qasiratu alttarfi AAeenun
Translation: Вә яннарында хатыннары булыр, алар күзләрен үз ирләреннән алмаслар, башкага карамаслар, ул хатыннарның күзләре зур һәм матурдыр.
كَأَنَّهُنَّ بَيۡضٞ مَّكۡنُونٞ ﴿49﴾كَأَنَّهُنَّ بَيۡضٞ مَّكۡنُونٞ
Transliteration: Kaannahunna baydun maknoonun
Translation: Ул хатыннарның йөзләре аклыкта тәвә кошының йомыркасы кеби, анда аз гына сарылык булып иң матур төстер.
فَأَقۡبَلَ بَعۡضُهُمۡ عَلَىٰ بَعۡضٖ يَتَسَآءَلُونَ ﴿50﴾فَأَقۡبَلَ بَعۡضُهُمۡ عَلَىٰ بَعۡضٖ يَتَسَآءَلُونَ
Transliteration: Faaqbala baAAduhum AAala baAAdin yatasaaloona
Translation: Ул ләззәтле эчемлекләрне эчкәндә әйләнеп бер – берсеннән сорашырлар.
قَالَ قَآئِلٞ مِّنۡهُمۡ إِنِّي كَانَ لِي قَرِينٞ ﴿51﴾قَالَ قَآئِلٞ مِّنۡهُمۡ إِنِّي كَانَ لِي قَرِينٞ
Transliteration: Qala qailun minhum innee kana lee qareenun
Translation: Алардан бер сөйләүчесе әйтте: "Минем дөньяда кабердән терелеп чыгуны инкяр итүче бер иптәшем бар иде.
يَقُولُ أَءِنَّكَ لَمِنَ ٱلۡمُصَدِّقِينَ ﴿52﴾يَقُولُ أَءِنَّكَ لَمِنَ ٱلۡمُصَدِّقِينَ
Transliteration: Yaqoolu ainnaka lamina almusaddiqeena
Translation: Ул миңа әйтәдер иде: "Әйә син кабердән терелеп чыгуга ышанасыңмы?
أَءِذَا مِتۡنَا وَكُنَّا تُرَابٗا وَعِظَٰمًا أَءِنَّا لَمَدِينُونَ ﴿53﴾أَءِذَا مِتۡنَا وَكُنَّا تُرَابٗا وَعِظَٰمًا أَءِنَّا لَمَدِينُونَ
Transliteration: Aitha mitna wakunna turaban waAAithaman ainna lamadeenoona
Translation: Без үлеп сөякләребез череп туфрак булгач, терелеп хисаб вә җәза ителербезме?" – дип."
قَالَ هَلۡ أَنتُم مُّطَّلِعُونَ ﴿54﴾قَالَ هَلۡ أَنتُم مُّطَّلِعُونَ
Transliteration: Qala hal antum muttaliAAoona
Translation: Җәннәттәге әлеге мөэмин әйтер: "Ул терелеп кубарылуны инкяр итүче иптәшемне җәһәннәмнән күрсәтимме?
فَٱطَّلَعَ فَرَءَاهُ فِي سَوَآءِ ٱلۡجَحِيمِ ﴿55﴾فَٱطَّلَعَ فَرَءَاهُ فِي سَوَآءِ ٱلۡجَحِيمِ
Transliteration: FaittalaAAa faraahu fee sawai aljaheemi
Translation: Һәм җәннәттә булганы хәлдә җәһәннәмгә карап, әлеге иптәшен ут уртасында күрер.
قَالَ تَٱللَّهِ إِن كِدتَّ لَتُرۡدِينِ ﴿56﴾قَالَ تَٱللَّهِ إِن كِدتَّ لَتُرۡدِينِ
Transliteration: Qala taAllahi in kidta laturdeeni
Translation: Уттагы иптәшенә кычкырып әйтер: "Валлаһи син мине ышанмаска өндәп үзең кеби утка салырга якын булдың.
وَلَوۡلَا نِعۡمَةُ رَبِّي لَكُنتُ مِنَ ٱلۡمُحۡضَرِينَ ﴿57﴾وَلَوۡلَا نِعۡمَةُ رَبِّي لَكُنتُ مِنَ ٱلۡمُحۡضَرِينَ
Transliteration: Walawla niAAmatu rabbee lakuntu mina almuhdareena
Translation: Әгәр Раббым миңа иманны ингам итмәсә, әлбәттә, сезнең белән бергә мәңгегә утка салынган булыр идем".
أَفَمَا نَحۡنُ بِمَيِّتِينَ ﴿58﴾أَفَمَا نَحۡنُ بِمَيِّتِينَ
Transliteration: Afama nahnu bimayyiteena
Translation: Мөэминнәр җәннәттә бер-берсенә әйтешерләр: "Без җәннәттә тагын үлмәбезме?
إِلَّا مَوۡتَتَنَا ٱلۡأُولَىٰ وَمَا نَحۡنُ بِمُعَذَّبِينَ ﴿59﴾إِلَّا مَوۡتَتَنَا ٱلۡأُولَىٰ وَمَا نَحۡنُ بِمُعَذَّبِينَ
Transliteration: Illa mawtatana aloola wama nahnu bimuAAaththabeena
Translation: Дөньядагы үлүебездән башка тагын үлмәбезме һәм утта ґәзаб та ителмәбезме?
إِنَّ هَٰذَا لَهُوَ ٱلۡفَوۡزُ ٱلۡعَظِيمُ ﴿60﴾إِنَّ هَٰذَا لَهُوَ ٱلۡفَوۡزُ ٱلۡعَظِيمُ
Transliteration: Inna hatha lahuwa alfawzu alAAatheemu
Translation: Әгәр җәннәттә үлмәсәк һәм ґәзаб кылынмасак, бу эш, әлбәттә, олугъ теләккә вә зур бәхеткә ирешмәстер."
لِمِثۡلِ هَٰذَا فَلۡيَعۡمَلِ ٱلۡعَٰمِلُونَ ﴿61﴾لِمِثۡلِ هَٰذَا فَلۡيَعۡمَلِ ٱلۡعَٰمِلُونَ
Transliteration: Limithli hatha falyaAAmali alAAamiloona
Translation: Әнә шундый бәхеткә ирешү өчен, гамәл кылучылар, әлбәттә, җәннәткә алып керә торган хәерле эшләрне эшләсеннәр вә изге гамәлләрне кылсыннар!
أَذَٰلِكَ خَيۡرٞ نُّزُلًا أَمۡ شَجَرَةُ ٱلزَّقُّومِ ﴿62﴾أَذَٰلِكَ خَيۡرٞ نُّزُلًا أَمۡ شَجَرَةُ ٱلزَّقُّومِ
Transliteration: Athalika khayrun nuzulan am shajaratu alzzaqqoomi
Translation: Кеше өчен мәңге торачак урын йөзеннән, нигъмәтләр белән тулган җәннәтләр яхшымы? Яки заккум агачы үсә торган җәһәннәм яхшымы?
إِنَّا جَعَلۡنَٰهَا فِتۡنَةٗ لِّلظَّـٰلِمِينَ ﴿63﴾إِنَّا جَعَلۡنَٰهَا فِتۡنَةٗ لِّلظَّـٰلِمِينَ
Transliteration: Inna jaAAalnaha fitnatan lilththalimeena
Translation: Ул заккум агачының җәһәннәм уты эчендә үскәнлегенә һәм җимеш биргәнлегенә ышанмыйлар, ышанмаулары аларга ґәзаб өстенә ґәзаб булачак. Ул җимеш энәле булып ашаганда тамакны ертыр, ачылыгы тамакны көйдерер. Ышанмаучыларга шул җимешне ашатырлар.
إِنَّهَا شَجَرَةٞ تَخۡرُجُ فِيٓ أَصۡلِ ٱلۡجَحِيمِ ﴿64﴾إِنَّهَا شَجَرَةٞ تَخۡرُجُ فِيٓ أَصۡلِ ٱلۡجَحِيمِ
Transliteration: Innaha shajaratun takhruju fee asli aljaheemi
Translation: Дөреслектә ул агач җәһәннәмнең төбеннән чыгып үсәдер.
طَلۡعُهَا كَأَنَّهُۥ رُءُوسُ ٱلشَّيَٰطِينِ ﴿65﴾طَلۡعُهَا كَأَنَّهُۥ رُءُوسُ ٱلشَّيَٰطِينِ
Transliteration: TalAAuha kaannahu ruoosu alshshayateeni
Translation: Аның җимешләре кабахәтлектә гүя шайтан башларыдыр.
فَإِنَّهُمۡ لَأٓكِلُونَ مِنۡهَا فَمَالِـُٔونَ مِنۡهَا ٱلۡبُطُونَ ﴿66﴾فَإِنَّهُمۡ لَأٓكِلُونَ مِنۡهَا فَمَالِـُٔونَ مِنۡهَا ٱلۡبُطُونَ
Transliteration: Fainnahum laakiloona minha famalioona minha albutoona
Translation: Имансызлар, әлбәттә, ул агачның җимешен ашарлар, һәм шул ачы җимеш белән корсакларын тутырачаклар.
ثُمَّ إِنَّ لَهُمۡ عَلَيۡهَا لَشَوۡبٗا مِّنۡ حَمِيمٖ ﴿67﴾ثُمَّ إِنَّ لَهُمۡ عَلَيۡهَا لَشَوۡبٗا مِّنۡ حَمِيمٖ
Transliteration: Thumma inna lahum AAalayha lashawban min hameemin
Translation: Соңра аларга эрен кушылган кайнар су эчерелер.
ثُمَّ إِنَّ مَرۡجِعَهُمۡ لَإِلَى ٱلۡجَحِيمِ ﴿68﴾ثُمَّ إِنَّ مَرۡجِعَهُمۡ لَإِلَى ٱلۡجَحِيمِ
Transliteration: Thumma inna marjiAAahum laila aljaheemi
Translation: Соңра аларның кайтарылмаклары җәһәннәмгәдер.
إِنَّهُمۡ أَلۡفَوۡاْ ءَابَآءَهُمۡ ضَآلِّينَ ﴿69﴾إِنَّهُمۡ أَلۡفَوۡاْ ءَابَآءَهُمۡ ضَآلِّينَ
Transliteration: Innahum alfaw abaahum dalleena
Translation: Алар ата-бабаларының хак юлдан адашканлыкларын белделәр, ләкин белсәләр дә хак динне кабул итмәделәр.
فَهُمۡ عَلَىٰٓ ءَاثَٰرِهِمۡ يُهۡرَعُونَ ﴿70﴾فَهُمۡ عَلَىٰٓ ءَاثَٰرِهِمۡ يُهۡرَعُونَ
Transliteration: Fahum AAala atharihim yuhraAAoona
Translation: Аларның адашканын белә торып аталарына ашыгып иярделәр һәм алар гыйбадәт кылган сынымнарга гыйбадәт кылдылар.
وَلَقَدۡ ضَلَّ قَبۡلَهُمۡ أَكۡثَرُ ٱلۡأَوَّلِينَ ﴿71﴾وَلَقَدۡ ضَلَّ قَبۡلَهُمۡ أَكۡثَرُ ٱلۡأَوَّلِينَ
Transliteration: Walaqad dalla qablahum aktharu alawwaleena
Translation: Тәхкыйк әүвәлгеләрнең дә күбрәге адашкан иделәр.
وَلَقَدۡ أَرۡسَلۡنَا فِيهِم مُّنذِرِينَ ﴿72﴾وَلَقَدۡ أَرۡسَلۡنَا فِيهِم مُّنذِرِينَ
Transliteration: Walaqad arsalna feehim munthireena
Translation: Без аларга, әлбәттә, җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәрләр җибәрдек.
فَٱنظُرۡ كَيۡفَ كَانَ عَٰقِبَةُ ٱلۡمُنذَرِينَ ﴿73﴾فَٱنظُرۡ كَيۡفَ كَانَ عَٰقِبَةُ ٱلۡمُنذَرِينَ
Transliteration: Faonthur kayfa kana AAaqibatu almunthareena
Translation: Күр! Куркытылып та пәйгамбәрләрне ялганга тотучыларның ахыры ничек булды, әлбәттә, һәлак булдылар.
إِلَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلۡمُخۡلَصِينَ ﴿74﴾إِلَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلۡمُخۡلَصِينَ
Transliteration: Illa AAibada Allahi almukhlaseena
Translation: Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары ґәзабтан котылдылар.
وَلَقَدۡ نَادَىٰنَا نُوحٞ فَلَنِعۡمَ ٱلۡمُجِيبُونَ ﴿75﴾وَلَقَدۡ نَادَىٰنَا نُوحٞ فَلَنِعۡمَ ٱلۡمُجِيبُونَ
Transliteration: Walaqad nadana noohun falaniAAma almujeeboona
Translation: Нух г-м кавеменең иманга килүеннән өмет кисеп: "Йә Рабби, ярдәм бир", – дип, Безгә дога кылды, ни хуш доганы кабул итүчеләрдәнбез.
وَنَجَّيۡنَٰهُ وَأَهۡلَهُۥ مِنَ ٱلۡكَرۡبِ ٱلۡعَظِيمِ ﴿76﴾وَنَجَّيۡنَٰهُ وَأَهۡلَهُۥ مِنَ ٱلۡكَرۡبِ ٱلۡعَظِيمِ
Transliteration: Wanajjaynahu waahlahu mina alkarbi alAAatheemi
Translation: Нухны вә аңа ияргән мөселман җәмәгатьне кәферләрнең золымыннан һәм Туфан суына батып һәлак булудан коткардык.
وَجَعَلۡنَا ذُرِّيَّتَهُۥ هُمُ ٱلۡبَاقِينَ ﴿77﴾وَجَعَلۡنَا ذُرِّيَّتَهُۥ هُمُ ٱلۡبَاقِينَ
Transliteration: WajaAAalna thurriyyatahu humu albaqeena
Translation: Вә Нухның балаларын кыямәткә чаклы калдырдык, дөньядагы барча кеше аның нәселеннәндер.
وَتَرَكۡنَا عَلَيۡهِ فِي ٱلۡأٓخِرِينَ ﴿78﴾وَتَرَكۡنَا عَلَيۡهِ فِي ٱلۡأٓخِرِينَ
Transliteration: Watarakna AAalayhi fee alakhireena
Translation: Без Нух өчен аңардан соң килгән пәйгамбәрләрдә яхшы исем калдырдык, һәр ышанучы аны мактап сөйләр.
سَلَٰمٌ عَلَىٰ نُوحٖ فِي ٱلۡعَٰلَمِينَ ﴿79﴾سَلَٰمٌ عَلَىٰ نُوحٖ فِي ٱلۡعَٰلَمِينَ
Transliteration: Salamun AAala noohin fee alAAalameena
Translation: Барча гамәлдә ул Нухка кеше, җен, вә фәрештәләр сәлам әйтерләр.
إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجۡزِي ٱلۡمُحۡسِنِينَ ﴿80﴾إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجۡزِي ٱلۡمُحۡسِنِينَ
Transliteration: Inna kathalika najzee almuhsineena
Translation: Без, әлбәттә, яхшыларга әнә шулай изге җәза бирәбез.
إِنَّهُۥ مِنۡ عِبَادِنَا ٱلۡمُؤۡمِنِينَ ﴿81﴾إِنَّهُۥ مِنۡ عِبَادِنَا ٱلۡمُؤۡمِنِينَ
Transliteration: Innahu min AAibadina almumineena
Translation: Ул Нух Безнең хак мөэмин колларыбыздандыр.
ثُمَّ أَغۡرَقۡنَا ٱلۡأٓخَرِينَ ﴿82﴾ثُمَّ أَغۡرَقۡنَا ٱلۡأٓخَرِينَ
Transliteration: Thumma aghraqna alakhareena
Translation: Соңра аның имансыз кавемен суга батырып һәлак иттек.
وَإِنَّ مِن شِيعَتِهِۦ لَإِبۡرَٰهِيمَ ﴿83﴾۞وَإِنَّ مِن شِيعَتِهِۦ لَإِبۡرَٰهِيمَ
Transliteration: Wainna min sheeAAatihi laibraheema
Translation: Диннең асылында Нух г-мгә иярүчеләрнең берсе Ибраһим г-мдер, гәрчә аралары ике мең алты йөз кырык ел булса да.
إِذۡ جَآءَ رَبَّهُۥ بِقَلۡبٖ سَلِيمٍ ﴿84﴾إِذۡ جَآءَ رَبَّهُۥ بِقَلۡبٖ سَلِيمٍ
Transliteration: Ith jaa rabbahu biqalbin saleemin
Translation: Ул Ибраһим Раббысына ширектән вә шиктән пакь күңел белән килде.
إِذۡ قَالَ لِأَبِيهِ وَقَوۡمِهِۦ مَاذَا تَعۡبُدُونَ ﴿85﴾إِذۡ قَالَ لِأَبِيهِ وَقَوۡمِهِۦ مَاذَا تَعۡبُدُونَ
Transliteration: Ith qala liabeehi waqawmihi matha taAAbudoona
Translation: Атасына вә кавеменә әйтте: "Аллаһны ташлап нәрсәгә гыйбадәт кыласыз.
أَئِفۡكًا ءَالِهَةٗ دُونَ ٱللَّهِ تُرِيدُونَ ﴿86﴾أَئِفۡكًا ءَالِهَةٗ دُونَ ٱللَّهِ تُرِيدُونَ
Transliteration: Aifkan alihatan doona Allahi tureedoona
Translation: Ялганнарның иң кабахәтен кылганыгыз хәлдә Аллаһудан башка нәрсәне Аллаһ дияргә телисез.
فَمَا ظَنُّكُم بِرَبِّ ٱلۡعَٰلَمِينَ ﴿87﴾فَمَا ظَنُّكُم بِرَبِّ ٱلۡعَٰلَمِينَ
Transliteration: Fama thannukum birabbi alAAalameena
Translation: Һичнәрсәгә ярамаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласыз да бит, барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хакында нәрсә уйлыйсыз? Ул – Аллаһ сезне хөкем итмәс һәм ґәзаб кылмас, дип уйлыйсызмы? Бу кавем йолдызларга табыныр иделәр, бәйрәм көннәрендә корбан чалып, корбаннарын сынымнары алдына куеп, үзләре кырга бәйрәм итәргә чыга торган булганнар, шул бәйрәм итә торган урыннарына Ибраһим г-мне дә чакырдылар.
فَنَظَرَ نَظۡرَةٗ فِي ٱلنُّجُومِ ﴿88﴾فَنَظَرَ نَظۡرَةٗ فِي ٱلنُّجُومِ
Transliteration: Fanathara nathratan fee alnnujoomi
Translation: Ибраһим башын күтәреп йолдызларга карады.
فَقَالَ إِنِّي سَقِيمٞ ﴿89﴾فَقَالَ إِنِّي سَقِيمٞ
Transliteration: Faqala innee saqeemun
Translation: Һәм әйтте: "Мин чирлим, миндә тагун чире булса кирәк, бара алмыйм".
فَتَوَلَّوۡاْ عَنۡهُ مُدۡبِرِينَ ﴿90﴾فَتَوَلَّوۡاْ عَنۡهُ مُدۡبِرِينَ
Transliteration: Fatawallaw AAanhu mudbireena
Translation: Һәм алар Ибраһимнең чире йокмасын дип, аны калдырып бар да кырга киттеләр.
فَرَاغَ إِلَىٰٓ ءَالِهَتِهِمۡ فَقَالَ أَلَا تَأۡكُلُونَ ﴿91﴾فَرَاغَ إِلَىٰٓ ءَالِهَتِهِمۡ فَقَالَ أَلَا تَأۡكُلُونَ
Transliteration: Faragha ila alihatihim faqala ala takuloona
Translation: Ибраһим яшеренеп сынымнар янына керде, алларындагы корбаннарны күргәч, сынымнарга ник ашамыйсыз диде.
مَا لَكُمۡ لَا تَنطِقُونَ ﴿92﴾مَا لَكُمۡ لَا تَنطِقُونَ
Transliteration: Ma lakum la tantiqoona
Translation: Сезгә ни булды – сөйләмисез, миңа җавап бирмисез?
فَرَاغَ عَلَيۡهِمۡ ضَرۡبَۢا بِٱلۡيَمِينِ ﴿93﴾فَرَاغَ عَلَيۡهِمۡ ضَرۡبَۢا بِٱلۡيَمِينِ
Transliteration: Faragha AAalayhim darban bialyameeni
Translation: Соңра сынымнарын балта белән бик каты җимерергә тотынды, чөнки башта – сынымнарыгызны валлаһи ватачакмын, дигән иде.
فَأَقۡبَلُوٓاْ إِلَيۡهِ يَزِفُّونَ ﴿94﴾فَأَقۡبَلُوٓاْ إِلَيۡهِ يَزِفُّونَ
Transliteration: Faaqbaloo ilayhi yaziffoona
Translation: Ибраһимнең сынымнарын ватканын ишетеп мөшрикләр йөгереп килделәр, һәм без гыйбадәт кыла торган сынымнарыбызны ник җимердең диделәр.
قَالَ أَتَعۡبُدُونَ مَا تَنۡحِتُونَ ﴿95﴾قَالَ أَتَعۡبُدُونَ مَا تَنۡحِتُونَ
Transliteration: Qala ataAAbudoona ma tanhitoona
Translation: Ибраһим әйтте: "Үзегез агачтан, таштан юнып ясаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласызмы?
وَٱللَّهُ خَلَقَكُمۡ وَمَا تَعۡمَلُونَ ﴿96﴾وَٱللَّهُ خَلَقَكُمۡ وَمَا تَعۡمَلُونَ
Transliteration: WaAllahu khalaqakum wama taAAmaloona
Translation: Бит үзегезне дә вә сез сыным ясаган агач, ташларны да Аллаһ юктан бар кылды."
قَالُواْ ٱبۡنُواْ لَهُۥ بُنۡيَٰنٗا فَأَلۡقُوهُ فِي ٱلۡجَحِيمِ ﴿97﴾قَالُواْ ٱبۡنُواْ لَهُۥ بُنۡيَٰنٗا فَأَلۡقُوهُ فِي ٱلۡجَحِيمِ
Transliteration: Qaloo ibnoo lahu bunyanan faalqoohu fee aljaheemi
Translation: Хакка каршы ачулары килеп, Намрут патша вә аның олугълары әйттеләр: "Таштан зур бина ясагыз, аннары эченә утын тутырып яндырыгыз, кайчан ялкынланып янарга тотынса, ялкын эченә Ибраһимне атыгыз", – дип.
فَأَرَادُواْ بِهِۦ كَيۡدٗا فَجَعَلۡنَٰهُمُ ٱلۡأَسۡفَلِينَ ﴿98﴾فَأَرَادُواْ بِهِۦ كَيۡدٗا فَجَعَلۡنَٰهُمُ ٱلۡأَسۡفَلِينَ
Transliteration: Faaradoo bihi kaydan fajaAAalnahumu alasfaleena
Translation: Алар Ибраһимгә явызлыкны кылырга теләделәр, һәм Без аларның мәкерен буш кылып үзләрен хур иттек, утны Ибраһимгә салкын итеп, пәйгамбәрлегенә дәлил кылдык. Бабил шәһәреңдә Ибраһимгә эш калмады. Аллаһ хөкемнәрен ирештерде, могъҗизалар күрсәтте, инде аңа күчеп китү лязем булды.
وَقَالَ إِنِّي ذَاهِبٌ إِلَىٰ رَبِّي سَيَهۡدِينِ ﴿99﴾وَقَالَ إِنِّي ذَاهِبٌ إِلَىٰ رَبِّي سَيَهۡدِينِ
Transliteration: Waqala innee thahibun ila rabbee sayahdeeni
Translation: Вә ул әйтте: "Раббым әмер иткән урынга күчеп китәмен, әлбәттә, Раббым мине барасы җиремә җиткерер. Ибраһим һәм хатыны картайганнар, балалары юк иде. Шул сәбәпле карт көннәрендә булса да Ибраһим Аллаһудан бала сорады.
رَبِّ هَبۡ لِي مِنَ ٱلصَّـٰلِحِينَ ﴿100﴾رَبِّ هَبۡ لِي مِنَ ٱلصَّـٰلِحِينَ
Transliteration: Rabbi hab lee mina alssaliheena
Translation: Ий Раббым миңа бер изге ир бала биргел, миңа ярдәмче булсын!
فَبَشَّرۡنَٰهُ بِغُلَٰمٍ حَلِيمٖ ﴿101﴾فَبَشَّرۡنَٰهُ بِغُلَٰمٍ حَلِيمٖ
Transliteration: Fabashsharnahu bighulamin haleemin
Translation: Без Ибраһимгә бер ир бала белән шатлык хәбәрен бирдек, ул бала кечкенә чагында галим, олугъ хәлендә йомшак күңелледер.
فَلَمَّا بَلَغَ مَعَهُ ٱلسَّعۡيَ قَالَ يَٰبُنَيَّ إِنِّيٓ أَرَىٰ فِي ٱلۡمَنَامِ أَنِّيٓ أَذۡبَحُكَ فَٱنظُرۡ مَاذَا تَرَىٰۚ قَالَ يَـٰٓأَبَتِ ٱفۡعَلۡ مَا تُؤۡمَرُۖ سَتَجِدُنِيٓ إِن شَآءَ ٱللَّهُ مِنَ ٱلصَّـٰبِرِينَ ﴿102﴾فَلَمَّا بَلَغَ مَعَهُ ٱلسَّعۡيَ قَالَ يَٰبُنَيَّ إِنِّيٓ أَرَىٰ فِي ٱلۡمَنَامِ أَنِّيٓ أَذۡبَحُكَ فَٱنظُرۡ مَاذَا تَرَىٰۚ قَالَ يَـٰٓأَبَتِ ٱفۡعَلۡ مَا تُؤۡمَرُۖ سَتَجِدُنِيٓ إِن شَآءَ ٱللَّهُ مِنَ ٱلصَّـٰبِرِينَ
Transliteration: Falamma balagha maAAahu alssaAAya qala ya bunayya innee ara fee almanami annee athbahuka faonthur matha tara qala ya abati ifAAal ma tumaru satajidunee in shaa Allahu mina alssabireena
Translation: Ул бала җиде яшенә җитеп атасы илә йөри башлагач, Ибраһим әйтте: "Ий угълым, мин төшемдә Аллаһ тарафыннан сине корбан итеп чалырга боерыламын, уйлап күр бу эшкә ничек карыйсың? Угълы Исмагыйл әйтте: "Ий атам, ни белән боерылган булсаң, шуны эшлә, мин Аллаһ хөкеменә ризамын, бу эштә мине, Аллаһ теләсә, сабыр итүчеләрдән табарсың", – дип.
فَلَمَّآ أَسۡلَمَا وَتَلَّهُۥ لِلۡجَبِينِ ﴿103﴾فَلَمَّآ أَسۡلَمَا وَتَلَّهُۥ لِلۡجَبِينِ
Transliteration: Falamma aslama watallahu liljabeeni
Translation: Безнең әмерне икесе дә риза булып кабул иттеләр һәм Исмагыйлне яны белән яткызды.
وَنَٰدَيۡنَٰهُ أَن يَـٰٓإِبۡرَٰهِيمُ ﴿104﴾وَنَٰدَيۡنَٰهُ أَن يَـٰٓإِبۡرَٰهِيمُ
Transliteration: Wanadaynahu an ya ibraheemu
Translation: Кулына пычак алуга Без кычкырдык: "Ий Ибраһим,
قَدۡ صَدَّقۡتَ ٱلرُّءۡيَآۚ إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجۡزِي ٱلۡمُحۡسِنِينَ ﴿105﴾قَدۡ صَدَّقۡتَ ٱلرُّءۡيَآۚ إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجۡزِي ٱلۡمُحۡسِنِينَ
Transliteration: Qad saddaqta alrruya inna kathalika najzee almuhsineena
Translation: төшеңдә күргән Безнең әмерне тәсъдыйк кылдың, үтәгән хөкемендә булдың". Әнә шулай үзебезгә итагать иткән яхшы мөэминнәрне изге җәзалар белән нигъмәтлибез.
إِنَّ هَٰذَا لَهُوَ ٱلۡبَلَـٰٓؤُاْ ٱلۡمُبِينُ ﴿106﴾إِنَّ هَٰذَا لَهُوَ ٱلۡبَلَـٰٓؤُاْ ٱلۡمُبِينُ
Transliteration: Inna hatha lahuwa albalao almubeenu
Translation: Аллаһуның изге балаңны корбан итеп чал дигән әмере, әлбәттә, зур һәм авыр сынаудыр.
وَفَدَيۡنَٰهُ بِذِبۡحٍ عَظِيمٖ ﴿107﴾وَفَدَيۡنَٰهُ بِذِبۡحٍ عَظِيمٖ
Transliteration: Wafadaynahu bithibhin AAatheemin
Translation: Без аңа Исмагыйл урынына корбан итеп бугазлар өчен җәннәтән бер зур тәкә бирдек.
وَتَرَكۡنَا عَلَيۡهِ فِي ٱلۡأٓخِرِينَ ﴿108﴾وَتَرَكۡنَا عَلَيۡهِ فِي ٱلۡأٓخِرِينَ
Transliteration: Watarakna AAalayhi fee alakhireena
Translation: Яхшылыгы белән искә алу өчен дөньяга соңыннан килгәннәргә Ибраһимнең яхшы әсәрләрен калдырдык.
سَلَٰمٌ عَلَىٰٓ إِبۡرَٰهِيمَ ﴿109﴾سَلَٰمٌ عَلَىٰٓ إِبۡرَٰهِيمَ
Transliteration: Salamun AAala ibraheema
Translation: Ул Ибраһимгә барча галәм сәлам әйтер.
كَذَٰلِكَ نَجۡزِي ٱلۡمُحۡسِنِينَ ﴿110﴾كَذَٰلِكَ نَجۡزِي ٱلۡمُحۡسِنِينَ
Transliteration: Kathalika najzee almuhsineena
Translation: Яхшы эшләрне кылучыга Без шулай изгелек итәбез.
إِنَّهُۥ مِنۡ عِبَادِنَا ٱلۡمُؤۡمِنِينَ ﴿111﴾إِنَّهُۥ مِنۡ عِبَادِنَا ٱلۡمُؤۡمِنِينَ
Transliteration: Innahu min AAibadina almumineena
Translation: Ибраһим Безнең хак мөэмин колларыбыздандыр.
وَبَشَّرۡنَٰهُ بِإِسۡحَٰقَ نَبِيّٗا مِّنَ ٱلصَّـٰلِحِينَ ﴿112﴾وَبَشَّرۡنَٰهُ بِإِسۡحَٰقَ نَبِيّٗا مِّنَ ٱلصَّـٰلِحِينَ
Transliteration: Wabashsharnahu biishaqa nabiyyan mina alssaliheena
Translation: Дәхи Исхакны бирәчәгебез белән шатлыклы хәбәр бирдек, ул Исхак изгеләрдән вә пәйгамбәрләрдән булды.
وَبَٰرَكۡنَا عَلَيۡهِ وَعَلَىٰٓ إِسۡحَٰقَۚ وَمِن ذُرِّيَّتِهِمَا مُحۡسِنٞ وَظَالِمٞ لِّنَفۡسِهِۦ مُبِينٞ ﴿113﴾وَبَٰرَكۡنَا عَلَيۡهِ وَعَلَىٰٓ إِسۡحَٰقَۚ وَمِن ذُرِّيَّتِهِمَا مُحۡسِنٞ وَظَالِمٞ لِّنَفۡسِهِۦ مُبِينٞ
Transliteration: Wabarakna AAalayhi waAAala ishaqa wamin thurriyyatihima muhsinun wathalimun linafsihi mubeenun
Translation: Ибраһимгә вә Исхакка эшләрендә вә нәселләрендә бәрәкәт бирдек, вә аларның нәселеннән килгән кешеләрнең бәгъзеләре көферлек вә бозыклык белән үзләренә ачык золым итүчеләрдер.
وَلَقَدۡ مَنَنَّا عَلَىٰ مُوسَىٰ وَهَٰرُونَ ﴿114﴾وَلَقَدۡ مَنَنَّا عَلَىٰ مُوسَىٰ وَهَٰرُونَ
Transliteration: Walaqad mananna AAala moosa waharoona
Translation: Тәхкыйк Муса илә Һарунга пәйгамбәрлек биреп нигъмәтләндердек.
وَنَجَّيۡنَٰهُمَا وَقَوۡمَهُمَا مِنَ ٱلۡكَرۡبِ ٱلۡعَظِيمِ ﴿115﴾وَنَجَّيۡنَٰهُمَا وَقَوۡمَهُمَا مِنَ ٱلۡكَرۡبِ ٱلۡعَظِيمِ
Transliteration: Wanajjaynahuma waqawmahuma mina alkarbi alAAatheemi
Translation: Аларны вә кавемнәрен зур бәладән коткардык, ягъни Фиргауннең золымыннан вә суга батудан коткардык.
وَنَصَرۡنَٰهُمۡ فَكَانُواْ هُمُ ٱلۡغَٰلِبِينَ ﴿116﴾وَنَصَرۡنَٰهُمۡ فَكَانُواْ هُمُ ٱلۡغَٰلِبِينَ
Transliteration: Wanasarnahum fakanoo humu alghalibeena
Translation: Без аларга ярдәм бирдек һәм дошманнарын җиңделәр.
وَءَاتَيۡنَٰهُمَا ٱلۡكِتَٰبَ ٱلۡمُسۡتَبِينَ ﴿117﴾وَءَاتَيۡنَٰهُمَا ٱلۡكِتَٰبَ ٱلۡمُسۡتَبِينَ
Transliteration: Waataynahuma alkitaba almustabeena
Translation: Вә Без аларга һәрнәрсәне бәян кылып бетергән Тәүратны бирдек.
وَهَدَيۡنَٰهُمَا ٱلصِّرَٰطَ ٱلۡمُسۡتَقِيمَ ﴿118﴾وَهَدَيۡنَٰهُمَا ٱلصِّرَٰطَ ٱلۡمُسۡتَقِيمَ
Transliteration: Wahadaynahuma alssirata almustaqeema
Translation: Вә аларны туры юлга күндердек.
وَتَرَكۡنَا عَلَيۡهِمَا فِي ٱلۡأٓخِرِينَ ﴿119﴾وَتَرَكۡنَا عَلَيۡهِمَا فِي ٱلۡأٓخِرِينَ
Transliteration: Watarakna AAalayhima fee alakhireena
Translation: Вә соңыннан килгәннәргә Муса илә Һарунны яхшылык белән искә алуны калдырдык.
سَلَٰمٌ عَلَىٰ مُوسَىٰ وَهَٰرُونَ ﴿120﴾سَلَٰمٌ عَلَىٰ مُوسَىٰ وَهَٰرُونَ
Transliteration: Salamun AAala moosa waharoona
Translation: Яхшылык илә искә алулары Муса илә Һарунга сәлам булсын димәкләредер.
إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجۡزِي ٱلۡمُحۡسِنِينَ ﴿121﴾إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجۡزِي ٱلۡمُحۡسِنِينَ
Transliteration: Inna kathalika najzee almuhsineena
Translation: Тәхкыйк Без гөнаһтан сакланып яхшылык кылучыларга изгелек итәбез.
إِنَّهُمَا مِنۡ عِبَادِنَا ٱلۡمُؤۡمِنِينَ ﴿122﴾إِنَّهُمَا مِنۡ عِبَادِنَا ٱلۡمُؤۡمِنِينَ
Transliteration: Innahuma min AAibadina almumineena
Translation: Дөреслектә алар Безнең хак мөэмин колларыбыздан иделәр.
وَإِنَّ إِلۡيَاسَ لَمِنَ ٱلۡمُرۡسَلِينَ ﴿123﴾وَإِنَّ إِلۡيَاسَ لَمِنَ ٱلۡمُرۡسَلِينَ
Transliteration: Wainna ilyasa lamina almursaleena
Translation: Вә Ильяс та Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрдәндер.
إِذۡ قَالَ لِقَوۡمِهِۦٓ أَلَا تَتَّقُونَ ﴿124﴾إِذۡ قَالَ لِقَوۡمِهِۦٓ أَلَا تَتَّقُونَ
Transliteration: Ith qala liqawmihi ala tattaqoona
Translation: Кавеменә: "Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аңа гыйбадәт кылмыйсыз" – диде.
أَتَدۡعُونَ بَعۡلٗا وَتَذَرُونَ أَحۡسَنَ ٱلۡخَٰلِقِينَ ﴿125﴾أَتَدۡعُونَ بَعۡلٗا وَتَذَرُونَ أَحۡسَنَ ٱلۡخَٰلِقِينَ
Transliteration: AtadAAoona baAAlan watatharoona ahsana alkhaliqeena
Translation: Сезне вә һәрнәрсәне күркәм сурәттә халык кылучы Аллаһуны куеп, бәгел исемле сынымга табынасызмы?
ٱللَّهَ رَبَّكُمۡ وَرَبَّ ءَابَآئِكُمُ ٱلۡأَوَّلِينَ ﴿126﴾ٱللَّهَ رَبَّكُمۡ وَرَبَّ ءَابَآئِكُمُ ٱلۡأَوَّلِينَ
Transliteration: Allaha rabbakum warabba abaikumu alawwaleena
Translation: Ул – Аллаһ сезнең Раббыгыз вә әүвәлге бабаларыгызның Раббысыдыр.
فَكَذَّبُوهُ فَإِنَّهُمۡ لَمُحۡضَرُونَ ﴿127﴾فَكَذَّبُوهُ فَإِنَّهُمۡ لَمُحۡضَرُونَ
Transliteration: Fakaththaboohu fainnahum lamuhdaroona
Translation: Алар Ильясны ялганга тоттылар, үзләре вә сынымнары җыелып утта булырлар.
إِلَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلۡمُخۡلَصِينَ ﴿128﴾إِلَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلۡمُخۡلَصِينَ
Transliteration: Illa AAibada Allahi almukhlaseena
Translation: Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары утка кермәсләр.
وَتَرَكۡنَا عَلَيۡهِ فِي ٱلۡأٓخِرِينَ ﴿129﴾وَتَرَكۡنَا عَلَيۡهِ فِي ٱلۡأٓخِرِينَ
Transliteration: Watarakna AAalayhi fee alakhireena
Translation: Без Ильяска соңыннан килгәннәрнең телләрендә яхшы сүз калдырдык.
سَلَٰمٌ عَلَىٰٓ إِلۡ يَاسِينَ ﴿130﴾سَلَٰمٌ عَلَىٰٓ إِلۡ يَاسِينَ
Transliteration: Salamun AAala il yaseena
Translation: Ул сүз Ильяска сәлам булсын димәкләредер.
إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجۡزِي ٱلۡمُحۡسِنِينَ ﴿131﴾إِنَّا كَذَٰلِكَ نَجۡزِي ٱلۡمُحۡسِنِينَ
Transliteration: Inna kathalika najzee almuhsineena
Translation: Гөнаһтан сакланып изге гамәлләр кылучыларга әнә шулай изгелек итәбез.
إِنَّهُۥ مِنۡ عِبَادِنَا ٱلۡمُؤۡمِنِينَ ﴿132﴾إِنَّهُۥ مِنۡ عِبَادِنَا ٱلۡمُؤۡمِنِينَ
Transliteration: Innahu min AAibadina almumineena
Translation: Дөреслектә Ильяс Безнең хак мөэмин колларыбыздан иде.
وَإِنَّ لُوطٗا لَّمِنَ ٱلۡمُرۡسَلِينَ ﴿133﴾وَإِنَّ لُوطٗا لَّمِنَ ٱلۡمُرۡسَلِينَ
Transliteration: Wainna lootan lamina almursaleena
Translation: Вә Лут г-мдә Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрдәндер.
إِذۡ نَجَّيۡنَٰهُ وَأَهۡلَهُۥٓ أَجۡمَعِينَ ﴿134﴾إِذۡ نَجَّيۡنَٰهُ وَأَهۡلَهُۥٓ أَجۡمَعِينَ
Transliteration: Ith najjaynahu waahlahu ajmaAAeena
Translation: Без аны вә кавемен ґәзабтан коткардык.
إِلَّا عَجُوزٗا فِي ٱلۡغَٰبِرِينَ ﴿135﴾إِلَّا عَجُوزٗا فِي ٱلۡغَٰبِرِينَ
Transliteration: Illa AAajoozan fee alghabireena
Translation: Мәгәр аның хатынын ґәзабта кылучылардан кылдык.
ثُمَّ دَمَّرۡنَا ٱلۡأٓخَرِينَ ﴿136﴾ثُمَّ دَمَّرۡنَا ٱلۡأٓخَرِينَ
Transliteration: Thumma dammarna alakhareena
Translation: Соңра калганнарын барчасын һәлак иттек.
وَإِنَّكُمۡ لَتَمُرُّونَ عَلَيۡهِم مُّصۡبِحِينَ ﴿137﴾وَإِنَّكُمۡ لَتَمُرُّونَ عَلَيۡهِم مُّصۡبِحِينَ
Transliteration: Wainnakum latamurroona AAalayhim musbiheena
Translation: Ий кәферләр, көндез ул тарафтан үткәнегездә аларның һәлак булган урынын күрерсез.
وَبِٱلَّيۡلِۚ أَفَلَا تَعۡقِلُونَ ﴿138﴾وَبِٱلَّيۡلِۚ أَفَلَا تَعۡقِلُونَ
Transliteration: Wabiallayli afala taAAqiloona
Translation: Һәм кич белән үткәндә дә күрерсез! Аларның хәлен күргәч, уйлап фикерләп карамыйсызмы?
وَإِنَّ يُونُسَ لَمِنَ ٱلۡمُرۡسَلِينَ ﴿139﴾وَإِنَّ يُونُسَ لَمِنَ ٱلۡمُرۡسَلِينَ
Transliteration: Wainna yoonusa lamina almursaleena
Translation: Вә Йунүс та Безнең җибәргән пәйгамбәләребездәндер.
إِذۡ أَبَقَ إِلَى ٱلۡفُلۡكِ ٱلۡمَشۡحُونِ ﴿140﴾إِذۡ أَبَقَ إِلَى ٱلۡفُلۡكِ ٱلۡمَشۡحُونِ
Transliteration: Ith abaqa ila alfulki almashhooni
Translation: Йунүс иман китермәгән кавемен ташлап, кешеләр белән тулган зур көймәгә керде.
فَسَاهَمَ فَكَانَ مِنَ ٱلۡمُدۡحَضِينَ ﴿141﴾فَسَاهَمَ فَكَانَ مِنَ ٱلۡمُدۡحَضِينَ
Transliteration: Fasahama fakana mina almudhadeena
Translation: Көймә кузгалмады, шул сәбәпле көймәдәге кешеләр, арабызда качкан кеше бардыр, дип, шөбаґә салдылар, һәм шөбаґә Йунүска чыгып, аны диңгезгә ташладылар.
فَٱلۡتَقَمَهُ ٱلۡحُوتُ وَهُوَ مُلِيمٞ ﴿142﴾فَٱلۡتَقَمَهُ ٱلۡحُوتُ وَهُوَ مُلِيمٞ
Transliteration: Failtaqamahu alhootu wahuwa muleemun
Translation: Аны дәрхәл бер зур балык йотты, вә ул Аллаһ рөхсәтеннән башка кавемен ташлап киткәне өчен үзен үзе шелтәлидер.
فَلَوۡلَآ أَنَّهُۥ كَانَ مِنَ ٱلۡمُسَبِّحِينَ ﴿143﴾فَلَوۡلَآ أَنَّهُۥ كَانَ مِنَ ٱلۡمُسَبِّحِينَ
Transliteration: Falawla annahu kana mina almusabbiheena
Translation: Әгәр Йунүс "Һич юктыр Илаһә, мәгәр Син генә йә Рабби, мин Сине һәр кимчелектән пакьсең дип беләм, мин, әлбәттә, Синең рөхсәтеңнән башка китеп, үземә золым итүчеләрдән булдым", – дип әйтмәсә иде.
لَلَبِثَ فِي بَطۡنِهِۦٓ إِلَىٰ يَوۡمِ يُبۡعَثُونَ ﴿144﴾لَلَبِثَ فِي بَطۡنِهِۦٓ إِلَىٰ يَوۡمِ يُبۡعَثُونَ
Transliteration: Lalabitha fee batnihi ila yawmi yubAAathoona
Translation: Әлбәттә, ул балык карынында кешеләр терелеп каберләреннән кубарылган көнгә чаклы торыр иде.
فَنَبَذۡنَٰهُ بِٱلۡعَرَآءِ وَهُوَ سَقِيمٞ ﴿145﴾۞فَنَبَذۡنَٰهُ بِٱلۡعَرَآءِ وَهُوَ سَقِيمٞ
Transliteration: Fanabathnahu bialAAarai wahuwa saqeemun
Translation: Без аны берникадәр вакыт балык карнында торганнан соң сырхау булганы хәлдә корыга чыгарып ташладык, ягъни Аллаһ әмере белән балык Йунүсны су читенә, корыга чыгарып куйды.
وَأَنۢبَتۡنَا عَلَيۡهِ شَجَرَةٗ مِّن يَقۡطِينٖ ﴿146﴾وَأَنۢبَتۡنَا عَلَيۡهِ شَجَرَةٗ مِّن يَقۡطِينٖ
Transliteration: Waanbatna AAalayhi shajaratan min yaqteenin
Translation: Вә аның янында киң яфраклы агач үстердек, ул агач аңа кояштан күләгә булды һәм ул агач янына чебен, черки, кигәвен кебиләр килмәделәр, чөнки аның тәне җәрәхәтләнгән иде. Ул шул урында берничә көн торып Аллаһның рәхмәте белән бик тиз сәламәтләнде.
وَأَرۡسَلۡنَٰهُ إِلَىٰ مِاْئَةِ أَلۡفٍ أَوۡ يَزِيدُونَ ﴿147﴾وَأَرۡسَلۡنَٰهُ إِلَىٰ مِاْئَةِ أَلۡفٍ أَوۡ يَزِيدُونَ
Transliteration: Waarsalnahu ila miati alfin aw yazeedoona
Translation: Без аны йөз меңле яки йөз меңнән артыграк кешеле шәһәргә пәйгамбәр итеп җибәргән идек, балык карыныннан чыккач та шул шәһәргә җибәрдек.
فَـَٔامَنُواْ فَمَتَّعۡنَٰهُمۡ إِلَىٰ حِينٖ ﴿148﴾فَـَٔامَنُواْ فَمَتَّعۡنَٰهُمۡ إِلَىٰ حِينٖ
Transliteration: Faamanoo famattaAAnahum ila heenin
Translation: Һәм бу юлы һәммәсе иман китерделәр, вә Без дә аларны билгеләнгән әҗәлләренә чаклы малларыннан файдаландырдык, тыныч яшәттек.
فَٱسۡتَفۡتِهِمۡ أَلِرَبِّكَ ٱلۡبَنَاتُ وَلَهُمُ ٱلۡبَنُونَ ﴿149﴾فَٱسۡتَفۡتِهِمۡ أَلِرَبِّكَ ٱلۡبَنَاتُ وَلَهُمُ ٱلۡبَنُونَ
Transliteration: Faistaftihim alirabbika albanatu walahumu albanoona
Translation: Син алардан сорап кара: "Әйә кызлар Аллаһуның баласы булып, ирләр ул мөшрикләрнең балаларымы?"
أَمۡ خَلَقۡنَا ٱلۡمَلَـٰٓئِكَةَ إِنَٰثٗا وَهُمۡ شَٰهِدُونَ ﴿150﴾أَمۡ خَلَقۡنَا ٱلۡمَلَـٰٓئِكَةَ إِنَٰثٗا وَهُمۡ شَٰهِدُونَ
Transliteration: Am khalaqna almalaikata inathan wahum shahidoona
Translation: Яки Без фәрештәләрне кызлар итеп халык кылганыбызны алар күреп тордылармы?
أَلَآ إِنَّهُم مِّنۡ إِفۡكِهِمۡ لَيَقُولُونَ ﴿151﴾أَلَآ إِنَّهُم مِّنۡ إِفۡكِهِمۡ لَيَقُولُونَ
Transliteration: Ala innahum min ifkihim layaqooloona
Translation: Әгаһ булыгыз алар ялганчы булганлыкларыннан.
وَلَدَ ٱللَّهُ وَإِنَّهُمۡ لَكَٰذِبُونَ ﴿152﴾وَلَدَ ٱللَّهُ وَإِنَّهُمۡ لَكَٰذِبُونَ
Transliteration: Walada Allahu wainnahum lakathiboona
Translation: Аллаһуның баласы бар дип әйтәләр, тәхкыйк алар ул сүзләрендә ялганчылардыр.
أَصۡطَفَى ٱلۡبَنَاتِ عَلَى ٱلۡبَنِينَ ﴿153﴾أَصۡطَفَى ٱلۡبَنَاتِ عَلَى ٱلۡبَنِينَ
Transliteration: Astafa albanati AAala albaneena
Translation: Ий мөшрикләр, сез Аллаһ ир балаларны куеп кыз балаларны үзенә ихтыяр итте дисезме?
مَا لَكُمۡ كَيۡفَ تَحۡكُمُونَ ﴿154﴾مَا لَكُمۡ كَيۡفَ تَحۡكُمُونَ
Transliteration: Ma lakum kayfa tahkumoona
Translation: Сезгә ни булды, һич гакылга сыймый торган нәрсәне хөкем итәсез.
أَفَلَا تَذَكَّرُونَ ﴿155﴾أَفَلَا تَذَكَّرُونَ
Transliteration: Afala tathakkaroona
Translation: Аз гына булса да уйлап фикерләп карамыйсызмы?
أَمۡ لَكُمۡ سُلۡطَٰنٞ مُّبِينٞ ﴿156﴾أَمۡ لَكُمۡ سُلۡطَٰنٞ مُّبِينٞ
Transliteration: Am lakum sultanun mubeenun
Translation: Яки Аллаһуның баласы барлыгына сезнең ачык бер дәлилегез бармы?
فَأۡتُواْ بِكِتَٰبِكُمۡ إِن كُنتُمۡ صَٰدِقِينَ ﴿157﴾فَأۡتُواْ بِكِتَٰبِكُمۡ إِن كُنتُمۡ صَٰدِقِينَ
Transliteration: Fatoo bikitabikum in kuntum sadiqeena
Translation: Китабыгызны китерегез, укып карыйк, әгәр Аллаһуның баласы бар дигән сүзегез дөрес булса.
وَجَعَلُواْ بَيۡنَهُۥ وَبَيۡنَ ٱلۡجِنَّةِ نَسَبٗاۚ وَلَقَدۡ عَلِمَتِ ٱلۡجِنَّةُ إِنَّهُمۡ لَمُحۡضَرُونَ ﴿158﴾وَجَعَلُواْ بَيۡنَهُۥ وَبَيۡنَ ٱلۡجِنَّةِ نَسَبٗاۚ وَلَقَدۡ عَلِمَتِ ٱلۡجِنَّةُ إِنَّهُمۡ لَمُحۡضَرُونَ
Transliteration: WajaAAaloo baynahu wabayna aljinnati nasaban walaqad AAalimati aljinnatu innahum lamuhdaroona
Translation: Мөшрикләр Аллаһ белән фәрештәләр арасында нәсеп кылдылар. Аллаһуның кызлары дип әйтелгән фәрештәләр белделәр, ул сүзне әйткән мөшрикләрнең җәһәннәмгә кереп ґәзаб кылыначакларын.
سُبۡحَٰنَ ٱللَّهِ عَمَّا يَصِفُونَ ﴿159﴾سُبۡحَٰنَ ٱللَّهِ عَمَّا يَصِفُونَ
Transliteration: Subhana Allahi AAamma yasifoona
Translation: Аллаһ мөшрикләр ифтира кылган баладан пакьтер.
إِلَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلۡمُخۡلَصِينَ ﴿160﴾إِلَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلۡمُخۡلَصِينَ
Transliteration: Illa AAibada Allahi almukhlaseena
Translation: Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары Аллаһуга ялганны ифтира кылмаслар, алар ґәзабдан ераклардыр.
فَإِنَّكُمۡ وَمَا تَعۡبُدُونَ ﴿161﴾فَإِنَّكُمۡ وَمَا تَعۡبُدُونَ
Transliteration: Fainnakum wama taAAbudoona
Translation: "Сез мөшрикләр вә гыйбадәт кылган сынымнарыгыз,
مَآ أَنتُمۡ عَلَيۡهِ بِفَٰتِنِينَ ﴿162﴾مَآ أَنتُمۡ عَلَيۡهِ بِفَٰتِنِينَ
Transliteration: Ma antum AAalayhi bifatineena
Translation: сез кешеләрне имансыз, динсез итә алмассыз,
إِلَّا مَنۡ هُوَ صَالِ ٱلۡجَحِيمِ ﴿163﴾إِلَّا مَنۡ هُوَ صَالِ ٱلۡجَحِيمِ
Transliteration: Illa man huwa sali aljaheemi
Translation: мәгәр җәһәннәмгә салыначак кешеләрне үзегезгә ияртеп аздырырсыз".
وَمَامِنَّآ إِلَّا لَهُۥ مَقَامٞ مَّعۡلُومٞ ﴿164﴾وَمَامِنَّآ إِلَّا لَهُۥ مَقَامٞ مَّعۡلُومٞ
Transliteration: Wama minna illa lahu maqamun maAAloomun
Translation: Җәбраил фәрештә әйтте: "Безнең арабызда фәрештәләрнең һәрберсенә билгеләнгән гыйбадәт урыны бардыр.
وَإِنَّا لَنَحۡنُ ٱلصَّآفُّونَ ﴿165﴾وَإِنَّا لَنَحۡنُ ٱلصَّآفُّونَ
Transliteration: Wainna lanahnu alssaffoona
Translation: Вә без гыйбадәттә, әлбәттә, саф-саф булып торабыз.
وَإِنَّا لَنَحۡنُ ٱلۡمُسَبِّحُونَ ﴿166﴾وَإِنَّا لَنَحۡنُ ٱلۡمُسَبِّحُونَ
Transliteration: Wainna lanahnu almusabbihoona
Translation: Вә без Аллаһу тәгаләгә даим тәсбихләр әйтәбез.
وَإِن كَانُواْ لَيَقُولُونَ ﴿167﴾وَإِن كَانُواْ لَيَقُولُونَ
Transliteration: Wain kanoo layaqooloona
Translation: Гәрчә мөшрикләр әйтсәләр дә:
لَوۡ أَنَّ عِندَنَا ذِكۡرٗا مِّنَ ٱلۡأَوَّلِينَ ﴿168﴾لَوۡ أَنَّ عِندَنَا ذِكۡرٗا مِّنَ ٱلۡأَوَّلِينَ
Transliteration: Law anna AAindana thikran mina alawwaleena
Translation: "Әгәр әүвәлге өммәтләргә иңгән китап кеби безгә дә бер китап иңгән булса,
لَكُنَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلۡمُخۡلَصِينَ ﴿169﴾لَكُنَّا عِبَادَ ٱللَّهِ ٱلۡمُخۡلَصِينَ
Transliteration: Lakunna AAibada Allahi almukhlaseena
Translation: Без, әлбәттә, Аллаһуның ихласлы колларыннан булыр идек", – дип.
فَكَفَرُواْ بِهِۦۖ فَسَوۡفَ يَعۡلَمُونَ ﴿170﴾فَكَفَرُواْ بِهِۦۖ فَسَوۡفَ يَعۡلَمُونَ
Transliteration: Fakafaroo bihi fasawfa yaAAlamoona
Translation: Алар әйткәнчә Коръән килгән иде, аны инкяр иттеләр, эшләренең ахыры ничек булачагын тиздән белерләр.
وَلَقَدۡ سَبَقَتۡ كَلِمَتُنَا لِعِبَادِنَا ٱلۡمُرۡسَلِينَ ﴿171﴾وَلَقَدۡ سَبَقَتۡ كَلِمَتُنَا لِعِبَادِنَا ٱلۡمُرۡسَلِينَ
Transliteration: Walaqad sabaqat kalimatuna liAAibadina almursaleena
Translation: Тәхкыйк пәйгамбәр булган колларыбызга ярдәм бирәчәкбез, дигән вәгъдәбез булып үтте.
إِنَّهُمۡ لَهُمُ ٱلۡمَنصُورُونَ ﴿172﴾إِنَّهُمۡ لَهُمُ ٱلۡمَنصُورُونَ
Transliteration: Innahum lahumu almansooroona
Translation: Алар, әлбәттә, ярдәм бирелмеш булырлар.
وَإِنَّ جُندَنَا لَهُمُ ٱلۡغَٰلِبُونَ ﴿173﴾وَإِنَّ جُندَنَا لَهُمُ ٱلۡغَٰلِبُونَ
Transliteration: Wainna jundana lahumu alghaliboona
Translation: Дәхи мөэминнәр Безнең гаскәрләребездер, алар, әлбәттә, дошманнарын җиңәрләр.
فَتَوَلَّ عَنۡهُمۡ حَتَّىٰ حِينٖ ﴿174﴾فَتَوَلَّ عَنۡهُمۡ حَتَّىٰ حِينٖ
Transliteration: Fatawalla AAanhum hatta heenin
Translation: Ий Мухәммәд г-м, син алардан вәгъдә иткән көнебез җиткәнче, алардан кисел!
وَأَبۡصِرۡهُمۡ فَسَوۡفَ يُبۡصِرُونَ ﴿175﴾وَأَبۡصِرۡهُمۡ فَسَوۡفَ يُبۡصِرُونَ
Transliteration: Waabsirhum fasawfa yubsiroona
Translation: Аларга ирешәчәк мәшәкатьләрне үзләренә күрсәт! Тиздән күрерләр мөэминнәргә нигъмәт, кәферләргә ґәзаб хәзерләнгәнлеген.
أَفَبِعَذَابِنَا يَسۡتَعۡجِلُونَ ﴿176﴾أَفَبِعَذَابِنَا يَسۡتَعۡجِلُونَ
Transliteration: AfabiAAathabina yastaAAjiloona
Translation: Әйә алар ахмаклык белән Безнең ґәзабыбызның тиз килүен телиләрме?
فَإِذَا نَزَلَ بِسَاحَتِهِمۡ فَسَآءَ صَبَاحُ ٱلۡمُنذَرِينَ ﴿177﴾فَإِذَا نَزَلَ بِسَاحَتِهِمۡ فَسَآءَ صَبَاحُ ٱلۡمُنذَرِينَ
Transliteration: Faitha nazala bisahatihim fasaa sabahu almunthareena
Translation: Әгәр Безнең ґәзабыбыз ул кавемгә иңсә, куркытып та курыкмаган кавемнең таңы нинди яман таң булыр.
وَتَوَلَّ عَنۡهُمۡ حَتَّىٰ حِينٖ ﴿178﴾وَتَوَلَّ عَنۡهُمۡ حَتَّىٰ حِينٖ
Transliteration: Watawalla AAanhum hatta heenin
Translation: Вәгъдә көненә чаклы алардан кисел!
وَأَبۡصِرۡ فَسَوۡفَ يُبۡصِرُونَ ﴿179﴾وَأَبۡصِرۡ فَسَوۡفَ يُبۡصِرُونَ
Transliteration: Waabsir fasawfa yubsiroona
Translation: Син аларга җәзаны күрсәт, хаклык кайда икәнен тиздән күрерләр!
سُبۡحَٰنَ رَبِّكَ رَبِّ ٱلۡعِزَّةِ عَمَّا يَصِفُونَ ﴿180﴾سُبۡحَٰنَ رَبِّكَ رَبِّ ٱلۡعِزَّةِ عَمَّا يَصِفُونَ
Transliteration: Subhana rabbika rabbi alAAizzati AAamma yasifoona
Translation: Барча кимчелектән пакь булган синең Раббың, өстенлек һәм кодрәт Раббысыдыр, Ул мөшрикләр сыйфатлаган нәрсәләрдән пакьтер.
وَسَلَٰمٌ عَلَى ٱلۡمُرۡسَلِينَ ﴿181﴾وَسَلَٰمٌ عَلَى ٱلۡمُرۡسَلِينَ
Transliteration: Wasalamun AAala almursaleena
Translation: Вә барча пәйгамбәрләргә Аллаһуның сәламе булсын!
وَٱلۡحَمۡدُ لِلَّهِ رَبِّ ٱلۡعَٰلَمِينَ ﴿182﴾وَٱلۡحَمۡدُ لِلَّهِ رَبِّ ٱلۡعَٰلَمِينَ
Transliteration: Waalhamdu lillahi rabbi alAAalameena
Translation: Вә барча галәмне тәрбия итүче Аллаһуга мактау булсын!
Transliteration source: English Transliteration by Tanzil. Used under Tanzil's non-commercial terms; see the source and latest updates at Tanzil. Tanzil translation download