quranm◉

Surah Al-A'la transliteration

◉ Сүрә · ∞

87:1

سَبِّحِ ٱسۡمَ رَبِّكَ ٱلۡأَعۡلَى ﴿1﴾

Transliteration: Sabbihi isma rabbika alaAAla

Translation: Барча кимчелекләрдән пакь булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйткел, намаз укыгыл.

87:2

ٱلَّذِي خَلَقَ فَسَوَّىٰ ﴿2﴾

Transliteration: Allathee khalaqa fasawwa

Translation: Ул – Аллаһ барча вөҗудне халык кылды, һәр нәрсәне кагыйдәгә муафыйк төзеп тәмам итте.

87:3

وَٱلَّذِي قَدَّرَ فَهَدَىٰ ﴿3﴾

Transliteration: Waallathee qaddara fahada

Translation: Вә Ул һәрнәрсәгә тәкъдир төзеде вә һәрнәрсәне юлга салды.

87:4

وَٱلَّذِيٓ أَخۡرَجَ ٱلۡمَرۡعَىٰ ﴿4﴾

Transliteration: Waallathee akhraja almarAAa

Translation: Вә Ул хайваннар өчен үләннәр үстерде.

87:5

فَجَعَلَهُۥ غُثَآءً أَحۡوَىٰ ﴿5﴾

Transliteration: FajaAAalahu ghuthaan ahwa

Translation: Ул үләннәрне көзге көннәрдә кипкән сары кау кылды.

87:6

سَنُقۡرِئُكَ فَلَا تَنسَىٰٓ ﴿6﴾

Transliteration: Sanuqrioka fala tansa

Translation: Тиздән укырбыз сиңа Коръән аятьләрен һәм син онытмассың.

87:7

إِلَّا مَا شَآءَ ٱللَّهُۚ إِنَّهُۥ يَعۡلَمُ ٱلۡجَهۡرَ وَمَا يَخۡفَىٰ ﴿7﴾

Transliteration: Illa ma shaa Allahu innahu yaAAlamu aljahra wama yakhfa

Translation: Мәгәр Аллаһ теләгәнне генә онытырсың, әлбәттә, Ул яшерен эшләнгән эшләрне дә һәм әшкәрә эшләнгән эшләрне дә беләдер.

87:8

وَنُيَسِّرُكَ لِلۡيُسۡرَىٰ ﴿8﴾

Transliteration: Wanuyassiruka lilyusra

Translation: Вә Без сине җиңеллеккә мүйәссәр кылырбыз, ягъни җәннәтнең мәңгелек җиңел тормышына алып бара торган шәригать хөкемнәрен сиңа бирербез.

87:9

فَذَكِّرۡ إِن نَّفَعَتِ ٱلذِّكۡرَىٰ ﴿9﴾

Transliteration: Fathakkir in nafaAAati alththikra

Translation: Кешеләрне Коръән белән вәгәзьлә, әгәр аларга вәгазь файда бирә торган булса.

87:10

سَيَذَّكَّرُ مَن يَخۡشَىٰ ﴿10﴾

Transliteration: Sayaththakkaru man yakhsha

Translation: Аллаһудан курыккан кеше тиз вәгазьләнер һәм ишеткән белән гамәл кылыр.

87:11

وَيَتَجَنَّبُهَا ٱلۡأَشۡقَى ﴿11﴾

Transliteration: Wayatajannabuha alashqa

Translation: Вә Коръән вәгазеннән качар һич кабул итмәс, бик явыз яман кеше.

87:12

ٱلَّذِي يَصۡلَى ٱلنَّارَ ٱلۡكُبۡرَىٰ ﴿12﴾

Transliteration: Allathee yasla alnnara alkubra

Translation: Ул явыз кеше олугъ җәһәннәмгә керер.

87:13

ثُمَّ لَا يَمُوتُ فِيهَا وَلَا يَحۡيَىٰ ﴿13﴾

Transliteration: Thumma la yamootu feeha wala yahya

Translation: Соңра ул җәһәннәмдә үлмәс, үлсә ґәзабтан котылыр иде һәм файда күрә торган тере булу белән тере булмас.

87:14

قَدۡ أَفۡلَحَ مَن تَزَكَّىٰ ﴿14﴾

Transliteration: Qad aflaha man tazakka

Translation: Мөшриклектән вә монафикълыктан, рия вә бидеґәт гамәлләрдән, фәхеш вә хәрам эшләрдән үзен пакьләгән һәм сакланган кеше, тәхкыйк ґәзабтан котылып өстенлек тапты.

87:15

وَذَكَرَ ٱسۡمَ رَبِّهِۦ فَصَلَّىٰ ﴿15﴾

Transliteration: Wathakara isma rabbihi fasalla

Translation: Вә ул кеше Раббысын зекер итеп намаз укыды.

87:16

بَلۡ تُؤۡثِرُونَ ٱلۡحَيَوٰةَ ٱلدُّنۡيَا ﴿16﴾

Transliteration: Bal tuthiroona alhayata alddunya

Translation: Ий кешеләр бәлки сез дөнья тереклеген ихтыяр кыласыз, барча көчегезне дөнья өчен генә сарыф итәсез.

87:17

وَٱلۡأٓخِرَةُ خَيۡرٞ وَأَبۡقَىٰٓ ﴿17﴾

Transliteration: Waalakhiratu khayrun waabqa

Translation: Бит ахирәт дөньядан яхшырактыр һәм мәңгелектер.

87:18

إِنَّ هَٰذَا لَفِي ٱلصُّحُفِ ٱلۡأُولَىٰ ﴿18﴾

Transliteration: Inna hatha lafee alssuhufi aloola

Translation: Тәхкыйк бу сүзләр әүвәлге пәйгамбәрләрнең сәхифәләрендә зекер ителгәндер.

87:19

صُحُفِ إِبۡرَٰهِيمَ وَمُوسَىٰ ﴿19﴾

Transliteration: Suhufi ibraheema wamoosa

Translation: Ул сәхифәләр Ибраһим вә Муса г-м сәхифәләредер.

Transliteration source: English Transliteration by Tanzil. Used under Tanzil's non-commercial terms; see the source and latest updates at Tanzil. Tanzil translation download