ٱقۡرَأۡ بِٱسۡمِ رَبِّكَ ٱلَّذِي خَلَقَ ﴿1﴾ٱقۡرَأۡ بِٱسۡمِ رَبِّكَ ٱلَّذِي خَلَقَ
Transliteration: Iqra biismi rabbika allathee khalaqa
Translation: Ий Мухәммәд г-м Коръәнне укы һәрнәрсәне халык кылучы Раббың исеме илә!
ٱقۡرَأۡ بِٱسۡمِ رَبِّكَ ٱلَّذِي خَلَقَ ﴿1﴾ٱقۡرَأۡ بِٱسۡمِ رَبِّكَ ٱلَّذِي خَلَقَ
Transliteration: Iqra biismi rabbika allathee khalaqa
Translation: Ий Мухәммәд г-м Коръәнне укы һәрнәрсәне халык кылучы Раббың исеме илә!
خَلَقَ ٱلۡإِنسَٰنَ مِنۡ عَلَقٍ ﴿2﴾خَلَقَ ٱلۡإِنسَٰنَ مِنۡ عَلَقٍ
Transliteration: Khalaqa alinsana min AAalaqin
Translation: Ул халык кылды кешене оешкан каннан.
ٱقۡرَأۡ وَرَبُّكَ ٱلۡأَكۡرَمُ ﴿3﴾ٱقۡرَأۡ وَرَبُّكَ ٱلۡأَكۡرَمُ
Transliteration: Iqra warabbuka alakramu
Translation: Укыгыл, синең Раббың – Аллаһ бик хөрмәтле вә юмарттыр.
ٱلَّذِي عَلَّمَ بِٱلۡقَلَمِ ﴿4﴾ٱلَّذِي عَلَّمَ بِٱلۡقَلَمِ
Transliteration: Allathee AAallama bialqalami
Translation: Ул – Аллаһ каләм белән язуны өйрәтте.
عَلَّمَ ٱلۡإِنسَٰنَ مَا لَمۡ يَعۡلَمۡ ﴿5﴾عَلَّمَ ٱلۡإِنسَٰنَ مَا لَمۡ يَعۡلَمۡ
Transliteration: AAallama alinsana ma lam yaAAlam
Translation: Кешегә белмәгән нәрсәләрен өйрәтте.
كَلَّآ إِنَّ ٱلۡإِنسَٰنَ لَيَطۡغَىٰٓ ﴿6﴾كَلَّآ إِنَّ ٱلۡإِنسَٰنَ لَيَطۡغَىٰٓ
Transliteration: Kalla inna alinsana layatgha
Translation: Юк, Без кеше өчен никадәр мәрхәмәтле һәм юмарт булсак та, тәхкыйк кеше Без куйган чиктән үтәдер, аннары азып адашадыр.
أَن رَّءَاهُ ٱسۡتَغۡنَىٰٓ ﴿7﴾أَن رَّءَاهُ ٱسۡتَغۡنَىٰٓ
Transliteration: An raahu istaghna
Translation: Үзен Аллаһуга мохтаҗ түгел дип белеп. (Әлбәттә, кеше дөньяда һәм ахирәттә Аллаһуга мохтаҗ икәнен белсә, һич Аллаһуга каршылык кыла алмый. Фәкать Аллаһуга үзенең мохтаҗ икәнлеген белмәгән кеше Аллаһуга карышып Аңа дошман буладыр, аннары җәһәннәмгә китә.)
إِنَّ إِلَىٰ رَبِّكَ ٱلرُّجۡعَىٰٓ ﴿8﴾إِنَّ إِلَىٰ رَبِّكَ ٱلرُّجۡعَىٰٓ
Transliteration: Inna ila rabbika alrrujAAa
Translation: Тәхкыйк җәза өчен кыямәт көнне кубарылып кайту Раббыңадыр.
أَرَءَيۡتَ ٱلَّذِي يَنۡهَىٰ ﴿9﴾أَرَءَيۡتَ ٱلَّذِي يَنۡهَىٰ
Transliteration: Araayta allathee yanha
Translation: Әйә күрдеңме, берәүнең намаз укучыны намаздан тыюы тиешме, яхшы эшме?
عَبۡدًا إِذَا صَلَّىٰٓ ﴿10﴾عَبۡدًا إِذَا صَلَّىٰٓ
Transliteration: AAabdan itha salla
Translation: Ул Аллаһ колы – Мухәммәд г-м үзенең, иң зур бурычын үтәү өчен намаз укыганда?
أَرَءَيۡتَ إِن كَانَ عَلَى ٱلۡهُدَىٰٓ ﴿11﴾أَرَءَيۡتَ إِن كَانَ عَلَى ٱلۡهُدَىٰٓ
Transliteration: Araayta in kana AAala alhuda
Translation: Әйә ул намаз укучы Аллаһ колын намаз укудан тыю дөресме, ул һәркемгә яхшылыкны гына теләүче һәм хак туры юлда булса да.
أَوۡ أَمَرَ بِٱلتَّقۡوَىٰٓ ﴿12﴾أَوۡ أَمَرَ بِٱلتَّقۡوَىٰٓ
Transliteration: Aw amara bialttaqwa
Translation: Әйә ул Аллаһ колын намаз укудан тыю дөрес булырмы, ул кешеләрне Аллаһудан куркырга һәм гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылырга өндәсә дә? (Әбү Җәһел бервакытны, әгәр Мухәммәднең сәҗдә кылганын күрсәм, әлбәттә, башын кисәчәкмен, дип вәгъдә кылды, һәм Мухәммәднең сәҗдә кылганын күргәч, теләген үтәргә ашыгып килде ләкин барып җитмичә, барча» әгъзалары калтыраган хәлдә кире китте. Иптәшләре: сиңа ни булды, дип сорадылар, ул: минем белән Мухәммәд арасында уттан дивар килеп чыкты аз гына янмыйча калдым, диде.)
أَرَءَيۡتَ إِن كَذَّبَ وَتَوَلَّىٰٓ ﴿13﴾أَرَءَيۡتَ إِن كَذَّبَ وَتَوَلَّىٰٓ
Transliteration: Araayta in kaththaba watawalla
Translation: Әйә ул намаздан тыючы кәфер, үзе Аллаһ китабы Коръәнне ялган дисә дә һәм Раббысына итагать итүдән вә Аңа гыйбадәт кылудан баш тартса да, намаздан тыямы, намаздан тыярга үзен хаклы саныймы?
أَلَمۡ يَعۡلَم بِأَنَّ ٱللَّهَ يَرَىٰ ﴿14﴾أَلَمۡ يَعۡلَم بِأَنَّ ٱللَّهَ يَرَىٰ
Transliteration: Alam yaAAlam bianna Allaha yara
Translation: Әйә намаздан тыючы ул кәфер белмиме Аллаһуның һәркемне күргәнен?
كَلَّا لَئِن لَّمۡ يَنتَهِ لَنَسۡفَعَۢا بِٱلنَّاصِيَةِ ﴿15﴾كَلَّا لَئِن لَّمۡ يَنتَهِ لَنَسۡفَعَۢا بِٱلنَّاصِيَةِ
Transliteration: Kalla lain lam yantahi lanasfaAAan bialnnasiyati
Translation: Юк, алай кирәкмәс, намаздан тыю ни кабахәт эшдер, әгәр ул бу эшеннән туктамаса, әлбәттә, маңгай чәченнән тотып җәһәннәмгә өстерәрбез.
نَاصِيَةٖ كَٰذِبَةٍ خَاطِئَةٖ ﴿16﴾نَاصِيَةٖ كَٰذِبَةٍ خَاطِئَةٖ
Transliteration: Nasiyatin kathibatin khatiatin
Translation: Һәр эшне хата, ялганчы һәм зур гөнаһ кылучының маңгай чәченнән өстерәрбез. (Ул кәфер минем дусларым күп, дип мактанды.)
فَلۡيَدۡعُ نَادِيَهُۥ ﴿17﴾فَلۡيَدۡعُ نَادِيَهُۥ
Transliteration: FalyadAAu nadiyahu
Translation: Ул намаздан тыючы кәфер, чакырсын үзенең ярдәмчеләрен!
سَنَدۡعُ ٱلزَّبَانِيَةَ ﴿18﴾سَنَدۡعُ ٱلزَّبَانِيَةَ
Transliteration: SanadAAu alzzabaniyata
Translation: Без тиздән ґәзаб фәрештәләрен чакырырбыз, аларны җәһәннәмгә өстерәрбез.
كَلَّا لَا تُطِعۡهُ وَٱسۡجُدۡۤ وَٱقۡتَرِب۩ ﴿19﴾كَلَّا لَا تُطِعۡهُ وَٱسۡجُدۡۤ وَٱقۡتَرِب۩
Transliteration: Kalla la tutiAAhu waosjud waiqtarib
Translation: Юк, кирәкмәс, намаздан тыю бик яман кабахәт эштер, аңа итагать итмә сүзенә колак салма, сәҗдә кыл, намаз укы һәм Аллаһуга ятсын булуны кәсеп ит! (Беренче иңгән бу сүрәдә үк Аллаһ намаз укырга әмер бирде. Чөнки намаздан башка иман да, дин дә юк. Намаз – диннең йөрәге һәм башыдыр.)
Transliteration source: English Transliteration by Tanzil. Used under Tanzil's non-commercial terms; see the source and latest updates at Tanzil. Tanzil translation download