quranm◉

Surah Al-Balad transliteration

◉ Сүрә · ∞

90:1

لَآ أُقۡسِمُ بِهَٰذَا ٱلۡبَلَدِ ﴿1﴾

Transliteration: La oqsimu bihatha albaladi

Translation: Бу шәһәр, ягъни Мәккә белән ант итәмен.

90:2

وَأَنتَ حِلُّۢ بِهَٰذَا ٱلۡبَلَدِ ﴿2﴾

Transliteration: Waanta hillun bihatha albaladi

Translation: Вә син, ий Мухәммәд г-м, ошбу Мәккә шәһәрен кәферләрдән сугышып алырга хәләлсең.

90:3

وَوَالِدٖ وَمَا وَلَدَ ﴿3﴾

Transliteration: Wawalidin wama walada

Translation: Вә Адәм г-м илә вә аның балалары илә ант итәмен.

90:4

لَقَدۡ خَلَقۡنَا ٱلۡإِنسَٰنَ فِي كَبَدٍ ﴿4﴾

Transliteration: Laqad khalaqna alinsana fee kabadin

Translation: Тәхкыйк Без кешене михнәттә мәшәкатьтә халык кылдык.

90:5

أَيَحۡسَبُ أَن لَّن يَقۡدِرَ عَلَيۡهِ أَحَدٞ ﴿5﴾

Transliteration: Ayahsabu an lan yaqdira AAalayhi ahadun

Translation: Әйә ул михнәт белән изелгән загыйфь кеше уйлыйдырмы аңа һичбер затның көче җитмәс дип?

90:6

يَقُولُ أَهۡلَكۡتُ مَالٗا لُّبَدًا ﴿6﴾

Transliteration: Yaqoolu ahlaktu malan lubadan

Translation: Ул Аллаһ дошманы – кәфер әйтәдер: "Мухәммәдне һәлак итмәк вә Ислам динен бетермәк өчен кешеләр яллап күп мал бетердем", – дип.

90:7

أَيَحۡسَبُ أَن لَّمۡ يَرَهُۥٓ أَحَدٌ ﴿7﴾

Transliteration: Ayahsabu an lam yarahu ahadun

Translation: Әйә ул дошман уйлыймы аны һичбер зат күрми, дип, ягъни Аллаһ биргән малны пәйгамбәр вә Ислам зарарына сарыф иткәнен Аллаһ күрми, дип уйлыймы?

90:8

أَلَمۡ نَجۡعَل لَّهُۥ عَيۡنَيۡنِ ﴿8﴾

Transliteration: Alam najAAal lahu AAaynayni

Translation: Әйә Без ул кешегә икс күз бирмәдекме?

90:9

وَلِسَانٗا وَشَفَتَيۡنِ ﴿9﴾

Transliteration: Walisanan washafatayni

Translation: Дәхи аны телле вә ике иренле кылмадыкмы?

90:10

وَهَدَيۡنَٰهُ ٱلنَّجۡدَيۡنِ ﴿10﴾

Transliteration: Wahadaynahu alnnajdayni

Translation: Дәхи кешене ике юлның берсенә: йә һидәяткә йә азгынлыкка күндердек түгелме?

90:11

فَلَا ٱقۡتَحَمَ ٱلۡعَقَبَةَ ﴿11﴾

Transliteration: Fala iqtahama alAAaqabata

Translation: Ул бөек таулардан үтмәде.

90:12

وَمَآ أَدۡرَىٰكَ مَا ٱلۡعَقَبَةُ ﴿12﴾

Transliteration: Wama adraka ma alAAaqabatu

Translation: Ул бөек таулар юлын сиңа нәрсә белдерде?

90:13

فَكُّ رَقَبَةٍ ﴿13﴾

Transliteration: Fakku raqabatin

Translation: Ул юл – кол азат итмәктер.

90:14

أَوۡ إِطۡعَٰمٞ فِي يَوۡمٖ ذِي مَسۡغَبَةٖ ﴿14﴾

Transliteration: Aw itAAamun fee yawmin thee masghabatin

Translation: Яки ачлык көннәрендә аш бирмәктер,

90:15

يَتِيمٗا ذَا مَقۡرَبَةٍ ﴿15﴾

Transliteration: Yateeman tha maqrabatin

Translation: якын кардәш булган ятимгә.

90:16

أَوۡ مِسۡكِينٗا ذَا مَتۡرَبَةٖ ﴿16﴾

Transliteration: Aw miskeenan tha matrabatin

Translation: Яки гаять тә фәкыйрь булган мескенгә аш бирмәктер.

90:17

ثُمَّ كَانَ مِنَ ٱلَّذِينَ ءَامَنُواْ وَتَوَاصَوۡاْ بِٱلصَّبۡرِ وَتَوَاصَوۡاْ بِٱلۡمَرۡحَمَةِ ﴿17﴾

Transliteration: Thumma kana mina allatheena amanoo watawasaw bialssabri watawasaw bialmarhamati

Translation: Янә хәерле эш: чын мөэмин булып мөэминнәрне сабырлы, чыдамлы булырга һәм үзара мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өндәүче киңәш бирүче булудыр.

90:18

أُوْلَـٰٓئِكَ أَصۡحَٰبُ ٱلۡمَيۡمَنَةِ ﴿18﴾

Transliteration: Olaika ashabu almaymanati

Translation: Бу сыйфатта булган кешеләр уң тараф кешеләре, ягъни җәннәт кешеләредер.

90:19

وَٱلَّذِينَ كَفَرُواْ بِـَٔايَٰتِنَا هُمۡ أَصۡحَٰبُ ٱلۡمَشۡـَٔمَةِ ﴿19﴾

Transliteration: Waallatheena kafaroo biayatina hum ashabu almashamati

Translation: Әмма Безнең аятьләребезгә ышанмаган кешеләр – сул тараф кешеләре, ягъни җәһәннәм әһелләредер.

90:20

عَلَيۡهِمۡ نَارٞ مُّؤۡصَدَةُۢ ﴿20﴾

Transliteration: AAalayhim narun musadatun

Translation: Аларга ишекләре беркетелгән ут ґәзабыдыр.

Transliteration source: English Transliteration by Tanzil. Used under Tanzil's non-commercial terms; see the source and latest updates at Tanzil. Tanzil translation download